Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында экстремизмны кисәтүгә кагылышлы ункөнлек узды

Районда узган “Экстремизмга – юк!” ункөнлеге кысаларында мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә хокук саклаучылар, прокуратура, дин вәкилләре белән берлектә бик күп төрле чаралар оештырылды.

-Ункөнлек республикада һәм районда милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук халыкта террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы фикер булдыру максатыннан уздырыла, - ди террорчылыкка каршы район комиссиясе сәркатибе Рәсим Шәрифуллин.

Мәктәпләрдә экстремизмга багышланган традицион профилактик ачык дәресләрдә төрле милләт балалары дус-тату яшәү, гореф-гадәтләребезне саклау, башка диннәрне ихтирам итү турында әңгәмәләр кордылар, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрделәр.

Авыл китапханәләре һәм мәдәният йортлары дә бу чарадан читтә калмадылар, күргәзмәләр оештырдылар, Беслан вакыйгасын да искә алдылар.

Фото из архива

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев