Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә бер машина йөртүче юлга “баш төзәтеп” чыккан

ЮХИДИ инспекторлары район үзәгенә төньяктан керә торган уңайда, “Чирмешән” язуы - аншлаг янындагы юл чатында “Приора” җиңел автомашинасын туктаталар. Документларны тикшергән вакытта, аның йөртүчесеннән алкоголь исе килеп китә: бу кеше – быел районда автоинспекторларга исерек килеш эләккән кырыгынчы машина йөртүче.

-Безнең яклардагы нефть компанияләренең берсендә эшләүче Лениногорск районы егете кичтән бәйрәм иткән булган. Үзе әйтүенчә, иртән “баш төзәтеп” өлгергән, аннан, янәсе, кичекмәстән юлга чыгарга туры килгән. Аны без узган якшәмбе көнне, иртәнге уннарда туктаттык, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. -Кагыйдә бозучының автомашинасы штрафстоянкага озатылды. Ул хәзер 30 мең сум штраф түләргә тиеш була һәм 1 ел ярымга яки 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә, анысын суд хәл итәчәк.

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X