Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче Фазыйл Әхмәтҗанов фронтовик бабасының каберен күреп кайткан

Күңелдә йөрткән хыял кайчан да булса тормышка аша. Дистә еллар узгач булса да, Туймәттә туган, Чирмешәндә яшәүче Фазыйл Әхмәтҗанов әтисенең, абыйсының һәм үзенең күңелендә йөрткән уен чынга ашыра - улы Ислам белән бабалары Һади күмелгән җирдә булып кайталар.

-Бабайның Дагыстан республикасы, Избербаш поселогында җирләнгән икәнен белгәннән соң, әти гел анда барып кайту турында хыялланды. Кызганыч, ул исән вакытта анда бару насыйп булмады, шулай да бабай җирләнгән каберлек-мемориалны күреп кайткач, күңелдә ниндидер тынычлык урнашты, - ди Фазыйл еракка сәяхәтен искә төшереп. - Төп нигездән туфрак алып барып, Дагыстандагы мемориалга салдым. Бабам яткан госпитальнең бинасын да күрдек. Хәзер аны уку йорты итеп үзгәрткәннәр, шулай да Бөек Ватан сугышы елларында биредә хәрби госпиталь булып торуы турында мемориаль такта эленгән.

Әлеге туганнар каберлегендә 300ләп совет сугышчысының җәсәде ята. Башта алар госпиталь янына җирләнгән булган, 60 нчы елларда барысын бергә җыеп бер кабергә күмгәннәр. Безгә болар турында әлеге поселокта яшәүче, Бөек Ватан сугышы елларында туган бер апа сөйләде.

Бу мемориалны карап, чистартып, төзекләндереп торалар, Җиңү көннәрендә веноклар да куялар икән. Мондый игътибарны күргәч күңел сөенде.

Бөек Ватан сугышы башланганда Әхмәтҗановлар гаиләсе Үзбәкстан якларында яши торган булган. Һади Әбелгата улы укытучы булып эшләгән. Ул хатыны Нәсимәне һәм улы Рауфны Туймәткә кайтарып калдыра һәм 1941 елның 13 августында сугышка китә. Икенче улы Гали әтисе сугышка китеп дүрт ай узгач, 1941 елның декабрендә дөньяга килә. Ике еллап фронт белән авыл арасында хатлар йөреп тора, ә 1943 елның салкын кышында лейтенант, взвод командиры Һади Әбелгата улы Әхмәтҗановның 5 январьда үлүе турында “кара кәгазь” килә. Шулай итеп, Гали абыйга әтисен исән килеш күрү насыйп булмый, ул аны фоторәсемнән күреп һәм әнисе сөйләгәннәр буенча гына белә, әтисе фронтка киткәндә ике яшьлек булып калган Рауф абый да аны хәтерләми. Гали абыйның үлгәненә дә инде ярты ел вакыт узган, Рауф абый да 80не тутырып килә.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев