Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында Өлкәннәр көне үңаеннан төрле чаралар булачак

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә, шул уңайдан районда олы буын вәкилләрен котлаулар, бүләкләүләр, искә алу чаралары узачак.

-Бәйрәм чаралары 27 сентябрьдә башланып, ун көн дәвам итәчәк. Ункөнлекнең һәр көненә тематик чара билгеләнде, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. –27 сентябрьдә Инвалидлар җәмгыяте район үзәгендәге ресторанга авылларда ялгыз гомер итүче әби, бабайларны чакырды. 1 октябрьдә – бәйрәм көнне оешмаларда, хезмәт коллективларында өлкәннәрне, ветераннарны хөрмәтләү оештырылачак. Авыл җирлекләрендә бу көнне авыл мәдәният йортларында һәм мәктәпләрдә концерт күрсәтәчәкләр һәм чәй табыннары көйләячәкләр. Хезмәт дәверендә зур уңышларга ирешкән, районның үсешенә лаеклы өлеш керткән, бүген дә актив тормыш алып баручы өлкәннәребез өчен 3 октябрьдә үзәк ашханәдә район башлыгы катнашуында махсус чара узарга тиеш.

 

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында да бу көннәрдә кунаклар еш булачак. Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары биредә яшәүчеләр өчен концерт программалары әзерләделәр. Әби-бабайларга бүләкләр дә тапшырачаклар.

Бүген районда 5986 пенсионер яши, шул исәптән 10 Бөек Ватан сугышы ветераны, 79 кеше – Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары, 147 кеше – 90 яшьтән өлкәнрәкләр.

Бу көннәрдә кайбер оешмаларда өлкәннәр өчен “кайнар линия” телефоннары да эшләячәк.

Әйтик, медицина хезмәте күрсәтү буенча район үзәк больницасының баш врач урынбасары Рәфис Гафуровка 2-53-30 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмадуллинага сорауларны 2-57-05 телефоны буенча җиткерергә була.

Пенсиягә кагылышлы сорауларга Лилия Гатина 2-53-65 телефоны буенча консультацияләр бирәчәк.

Мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек көннәрендә ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең өйләренә килеп хәйрия чаралары уздыру күздә тотыла.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев