26 март 2018 яңалыклары
-
Татарстанда буран көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы хакында кисәтә. Иртәгә, 27 мартта, Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанда урыны белән буран чыгачак, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. zamansulyshy.ru, Марат Гомәров...
-
Кемероводагы янгында барлыгы 64 кеше һәлак булган
Дүрт катлы «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын узган якшәмбедә чыккан. (Казан, 26 март, «Татар-информ»). Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында барлыгы 64 кеше һәлак булган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучковка сылтама ясап РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, дүрт...
-
Чирмешән районында ике кеше Үзбәкстан гражданнарын ялган рәвештә теркәткәннәр
01 24 март көнне Бәркәтә авылындагы бер хуҗалыкта мунча янган. "Кызыл әтәч"не шушы авыл ут сүндерүчеләре "җиңгән". Чирмешәндәге 135нче янгын сүндерү частена һәм ПСЧ-73 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына мондый бәла-казалар хакында хәбәрләр булмаган. 02 19-25 мартта район полиция бүлекчәсендә 15 хәбәр кабул ителгән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 8...
-
Чирмешән районында Хөснулла ахун Баһаветдин мирасын өйрәнә башладылар
Самара өлкәсендә исә аны күптән беләләр, галим кешегә саныйлар, биографиясен, мирасын өйрәнәләр. Татарның атаклы шәхесе, философ, дин галиме Ризаэтдин Фәхретдин белән сабакташ ук булган, Чыршылы мәдрәсәсендә укыган Хөснулла ахун Баһаветдин турында инде безгә дә мәгълүм булды. Югары Чегодайда аңа багышлап фәнни-гамәли конференция оештырдылар. Ник монда? Баксаң, Хөснулла Баһаветдин 1857нче елда...
-
Югары Чегодайда туган Хөснулла ахунга багышланган конференциядән фоторепортаж
Кадыйр Гомәров фотолары
-
Чирмешәндә Нәүрүз бәйрәме үтте
Үткән шимбә көнне район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгы гөрләп торды - биредә "Нәүрүз" бәйрәмендә күңел ачтылар, монда җыр-биюләр, карга боткасы, Кышны озату, Язбикәне каршы алу - барысы да булды. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Алар Нәүрүз бәйрәмен котлап теләкләр теләделәр, матур итеп шигырләр сөйләделәр, яз турында сынамышлар, мәкальләр,...
-
Түбәнкармалкалылар татарча сөйләшә
Район үзәгендә һәр елны оештырылучы "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе рус, чуваш, мордва һәм башка милләт балалары өчен бер бәйрәмгә әйләнде. Быел апрель аенда узачак ярышка без инде әзерләнә дә башладык. Бәйге кагыйдәләре буенча, укучылар үзләре генә татарча сөйләшеп калмады, ә авыл халкын да дәүләт телендә аралашуга җәлеп иттеләр, авылдагы объектларда...
-
Чирмешәндә - Нәүрүз бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары