Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында Хөснулла ахун Баһаветдин мирасын өйрәнә башладылар

Самара өлкәсендә исә аны күптән беләләр, галим кешегә саныйлар, биографиясен, мирасын өйрәнәләр. Татарның атаклы шәхесе, философ, дин галиме Ризаэтдин Фәхретдин белән сабакташ ук булган, Чыршылы мәдрәсәсендә укыган Хөснулла ахун Баһаветдин турында инде безгә дә мәгълүм булды. Югары Чегодайда аңа багышлап фәнни-гамәли конференция оештырдылар. Ник монда? Баксаң, Хөснулла Баһаветдин 1857нче елда...

Самара өлкәсендә исә аны күптән беләләр, галим кешегә саныйлар, биографиясен, мирасын өйрәнәләр. Татарның атаклы шәхесе, философ, дин галиме Ризаэтдин Фәхретдин белән сабакташ ук булган, Чыршылы мәдрәсәсендә укыган Хөснулла ахун Баһаветдин турында инде безгә дә мәгълүм булды.


Югары Чегодайда аңа багышлап фәнни-гамәли конференция оештырдылар. Ник монда? Баксаң, Хөснулла Баһаветдин 1857нче елда бу авылда дөньяга килгән икән. Өчъеллык мәктәпне тәмамлагач, аны Чыршылы мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Якташыбызның калган гомеренең күп еллары Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылы белән бәйле. Хөснулла мулла яңалыкка омтылучы хөрмәтле, абруйлы мөгаллим булуы белән аерылып тора. Ул, дин белән бергә, шәкертләргә тарих, география, математика фәннәре дә укыту методы тарафдары. Аның вакытында идәндә утырып укулар бетерелгән, биек эскәмияләр куелган, язарга такта эленгән.

Хөснулла ахун Ярмәктә үз акчасына кызыл кирпеч заводы салдыра. Янгыннан саклану максатыннан, аның үрнәгендә, биредә өйләрне кирпечтән төзи башлыйлар.

1857-1937нче елларда яшәгән Хөснулла ахун Баһаветдинов хөрмәтенә узган "Дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге" конференциясенә Самара өлкәсеннән, тирә-күрше шәһәр һәм районнардан, Казаннан галимнәр килгән. Кунаклар, Хөснулла ахунның кардәшләре, укытучылар, югарычегодайлылар арасында Мәдинә Хәниф кызы Абделганиева да бар иде. Шушы Югары Чегодай авылында туып-үскән ул, бүген Казанда яши. Чирмешәнгә, туган төбәгебезгә Хөснулла ахунның рухын кайтаруга этәргеч биргән бу якташыбыз чыгыш та ясады.

-Хөснулла ахунның һәм минем бабайлар бертуганнар. Шөкер, без алар йөзенә кызыллык китермәдек, - диде ул. -Хөснулла кардәшебез кебекләр һәр авылда бар, андый шәхесләрне барларга, белергә кирәк.

Мөселман динен таратуга, яшьләрне тәрбияләүгә, бу конференцияне оештыруга зур өлеш кертүче, әллә ничә китап та чыгарткан, аларга материаллар туплаган Мәдинә Хәниф кызын район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләү - аңа хөрмәт билгесе.

Сүз уңаеннан. Мәдинә ханымның улы Фәрит - республиканың икътисад министры. Моңа кадәр Экология һәм табигый ресурслар министры иде, шул чакта әнисенең туган авылы Югары Чегодайда, әтисе Солтанның туган авылы Иске Үтәмештә байтак файдалы гамәлләр кылды, районга булышу җаен тапты.

-Заманалар үзгәрде, хәзер без элеккеге, зур дин әһелләре белән күбрәк кызыксына башладык. Хөснулла ахун укулары дәвамлы булсын иде, - диде Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

Татарстан Республикасы Диния назәрәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның чыгышы - үгет-нәсыйхәте дә игътибарга лаек, сүзләре мәгънәле: "Без Аллаһы Тәгалә каршында, әти-әни, туган җир каршында хакыбыз барын онытмыйк. Ир-атлар мәчеткә намазга йөрсен, бу фарыз, тиеш гамәл. Мөмкинлек бар. Исәннәрнең кадерен, мәрхүмнәрнең каберен белик, Коръән укып, дога кылыйк. Бүгенге чара - бик күркәм гамәл".

Конференциягә килгән кунакларны район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов район турында мәгълүматлар белән таныштырды. Чирмешәндә намаз укыгач, әлеге мәчет имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов барын да чәй мәҗлесенә дәште. Аларга, район, Югары Чегодай мәдәният йорты, мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт. Район җитәкчелеге дә бу чараны оештыруга зур игътибар бирде.

...Кайсыбер мондый чаралар бик тиз ялыктыра, әмма бүгенге конференция ничектер тиз бетте кебек. Чыгышлар тагын бар иде бугай. Без бит әле Хөснулла ахунның биографиясенең кайбер этапларын гына белдек, ул имамлык иткән, 280 ел тарихлы Иске Ярмәк турында да аз ишеттек. Кунаклар белән дә иркенләп аралашырга мөмкинлек булмады. Билгеле, мондый укулар әле тагын оештырылыр, аларның дәрәҗәсе күтәрелер.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Югары Чегодайда туган Хөснулла ахунга багышланган конференциядән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Чирмешән районында өйрәнә башладылар мирасын Хөснулла ахун Баһаветдин