26 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Чирмешәндә авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Чирмешәндә иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Чирмешәнгә Шенталадан килеп тә никахларын теркиләр
Районның ЗАГС бүлегендә быел иң беренче булып никахларын теркәүчеләр-Ивашкинодан Алексей Антонов һәм Аксубайдан Светлана Воркунова. Шентала районыннан Сергей Егоров белән Олеся Шемекеева да никахларын бездә рәсмиләштергәннәр. Сергей белән Олеся Сургутта яшиләр икән. Гыйнварның соңгы көннәрендә районда тагын бер гаилә барлыкка килгән - Сосновка егете Леонид Григорьев Иске Котыш кызы Марина...
-
Кышкы Түбән Кәминкә (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары
-
Чирмешән уңганнары санаторийда ял итәчәк
Районда терлекчеләр һәм игенчеләр өчен зур бәйрәм оештырдылар. Алдынгылар слетыннан дистәләп кеше бүләкләр алып, рухи азык алып китте. "Үтәмеш АГРО"дан ферма мөдире Рашат Суфияновка, мәсәлән, санаторийга путевка ук бирделәр. Үзенә күрә бу - аның 55 яшьлек юбилеена бүләк кебек булды. Бүген путевкага сертификат алган "Чирмешән Агрохезмәтләре"нең склад мөдире Нургали Әбделганиев...
-
Ивашкинода яңа йортыбызны дәүләт ярдәме белән төзедек
Без авыл җирендә яшәүче яшь гаилә буларак федераль максатчан программа нигезендә үзебезнең йортыбызны җиткердек, ягъни дәүләт безгә бу максатларга бер миллионнан артыграк субсидия бирде. Йорт төзү эше озакка сузылды, белмим, әгәр дәүләт ярдәме булмаса без аны кайчан төзеп бетерер идек икән?! Авыл хуҗалыгында эшләп кенә зур акчалар алып булмаганын һәркем...
-
Түбән Кәминкә җирлеге башлыгы урамнарны үзе кардан чистарта
Узган ел откан 1 миллион сум грант акчасына Түбән Кәминкә авыл җирлегенә көпчәкле трактор алганнар. Бүген ул техникага эш тә бар - урам юлларын кардан чистарталар. Тракторга җирлек башлыгы Рәдиф Халиков үзе утыра. Аны һәм җирлек халкын район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да мактап узды. Гражданнар җыенына килеп, ул Кара Чишмә...
-
Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк
Төзелешкә республика бюджетыннан 282 миллион сумга якын акча бүленә. (Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). 2017 елда Татарстанда барлыгы 2600 урынга исәпләнгән 31 күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгән. 2018 елда да әлеге программа буенча төзелешләр дәвам итәчәк. 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Бу максатларда республика бюджетыннан 281,89 миллион сум акча бүленәчәк....
-
Чирмешәннең “Умырзая” ансамбле гастрольләргә чыкты
Район мәдәният йорты каршындагы "Умырзая" ансамбленең Түбән Чегодайда һәм Әмирдә узган концертларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, алкышларын кызганмадылар. -Инде Түбән Кәминкәгә барырга планлап торабыз, - ди коллективның җитәкчесе, район мәдәният йорты хореографы Рәхилә Шакирова.- Аннан соң күрше Яңа Чишмә һәм Шентала районнары авылларында да чыгыш ясарга ниятлибез. Бүген безнең...