25 декабрь 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндә Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне бизәү буенча район бәйгесенә йомгак ясалды
Быел да район үзәгендәге балалар бакчалары бу яктан яңа елга җитди әзерләнгәннәр, "Ландыш", "Каенкай", "Әкият", "Ромашка", "Чишмәкәй" территорияләре утлары җемелдәп торучы чыршылар белән сөендерә, төрле җәнлекләр, хайваннар, әкият персонажлары гәүдәләндерелгән кар сыннар ясаганнар, аларда әйтерсең лә зоопарк булдырганнар. Бик матур, бик күркәм! Әлеге бакчалар коллективлары Дипломнар һәм 5әр мең сум...
-
Мәрхүм Вәсилә Фәттахованың кызы Камиләгә ике яшь тулды
Вәсилә Фәттахованың якыннары мәрхүм җырчының ВКонтакте челтәрендәге аккаунтын яшәтәләр. Бүген Вәсилә аккаунтында бер хәбәр барлыкка килде. "2017 елның 22 декабрендә безнең уртак тормыш коруыбызга 10 ел тулыр иде. 2015 елның 22 декабрендә кызыбыз Камилә туды... аңа ике көн элек 2 яшь тулды". Хәбәргә Вәсиләнең ире Илгиз белән төшкән фотосы һәм...
-
Чирмешәндә төп чыршыны Кыш бабай кабызды
Матур традиция буенча, быел да хакимият бинасы каршындагы төп чыршыны тантаналы шартларда ачтылар. Бәйрәм чарасына балалар да, олылар да күп җыелды. -Менә тагын бер ел үтеп бара, әтәч елын озатырга җыенабыз. Ел дәвамында районыбызда байтак күңелле вакыйгалар булды, дистәләгән объектларда капиталь ремонт ясалды, торак йортлар төзелде, күпләр Яңа елны яңа...
-
Төп Яңа ел чыршысының утлары кабынды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары
-
Чирмешәндә бер бала канализация чокырына егылып төшкән
01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Якшәмбе көнне янгын-коткару хезмәте хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә Чирмешәндә югалган 10 яшьлек малайны эзләүдә катнашканнар. Ахырдан билгеле булганча, бала өсте ябылмаган канализация чокырына төшеп киткән. Шөкер, ул сау-сәламәт. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 18 декабрьдән 24 декабрьгә кадәр 37 хәбәр теркәлгән. Бер...
-
Зәйнәб Фәрхетдинова татарча газет чыгара башлады
Татарстанның халык артисты белән танылган журналист Люция Хәбибуллина оештырган "Язмыш сукмаклары" дигән газетның беренче саны дөнья күрде. (Казан, 25 декабрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). "Язмыш сукмаклары" дигән татарча газет чыга башлады. Аның беренче саны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага багышлана. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм "Шәһри Казан" газетында озак еллар...
-
Бәркәтәдә сарыкларны көрәйтә беләләр
Чирмешәндә узган атнада да ярминкә гөр килде: халык яңа елга әзерләнә - кием-салым, бүләк алалар, азык-төлеккә дә акчаны кызганмыйлар. Бәркәтәдән Хәлимә апа Әхмәтҗанова улы Фәгыйль беләнсарык ите алып килгәннәр. -Печән, арпа ашатып симерттек, 36 кило ите чыкты, майлы булды, - ди Хәлимә апа. -Элек-электән ел саен диярлек корбанга да сарык...
-
Тукай авылы өстендә – азан тавышы
Тукай поселогы кечкенә генә булса да, Аллага шөкер, бөтен уңайлыклары булган мәчетебез бар. Биш вакыт намазга чакырып авыл өстендә азан тавышы яңгырый. Бу - имамыбыз Нургаяз абый Ярулллин тырышлыгы белән. Имамыбыз ярдәмчел, уңган, булган кеше, изге догалары, яхшы киңәшләре белән безне сөендереп, ярдәм итеп тора. Нургаяз абыйны мәет җыярга, корбан...