25 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Чирмешәндә җәяүлеләрне "Тоннель" дә туктатканнар
Район үзәгендә чираттагы “Тоннель” операциясе кысаларында районның ЮХИДИ инспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы җәяүлеләрне дә ачыклаганнар.
-
Татарстанда һәр унынчы газ плитәсе алыштыруны таләп итә
ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде.
-
Юлия Ивановна Наумова гражданнарны кабул итә
31 гыйнварда (2019 ел), сәгать 10 нан 12 гә кадәр район прокуратурасы бинасында Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Ивановна Наумова гражданнарны кабул итә. Адрес: Чирмешән, Техническая урамы, 5.
-
Чирмешән районында җан башына уртача 10,4 литр алкоголь продукциясе сатылган
Узган елда районның сәүдә нокталарыннан 19,9 мең декалитр алкоголь продукциясе сатылган. Бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 6 процентка кимрәк.
-
Чирмешән районында эшсезләрне укыталар
Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бүген 64 эшсез исәптә тора, шул ук вакытта эш бирүчеләр 96 эш урыны тәкъдим итәләр.
-
Ивашкино җирлегендә 86 йорт буш
Ивашкинодагы 169 йортта – 618, Әккәрәйдәге 192 йортта 692 кеше гомер кичерә.
-
Урманасты Үтәмеш балаларын приютка алып киткәннәр
Район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышына кабат “яшел елан” белән дус аналарның чакырылуы аяныч. Комиссия членнары балалар ятим калмасын дип тырыша, аналарны дөрес юлга басарга өнди, тик алар гына бу кайгыртуны дөрес аңламый.