24 октябрь 2017 яңалыклары
-
"Татар кызы - 2017" билгеле булды
Аның исемен сәхнәдә Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Айдар Галимов игълан итте. (Уфа, 24 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Ул - Татарстан Республикасы вәкиле Гөлназ Гатина. Гөлназга былтыргы җиңүче, Башкортстан кызы Эдельвейс Ихсанова җиңүче таҗын тапшырды. Моннан тыш, "Татар кызы - 2017" титулын алган...
-
Уфа "Татар кызы - 2017" халыкара бәйгесен кабул итә
Фото: Рамиль Гали Бәйгедә Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан килгән 12 кыз көч сынашачак. (Уфа, 24 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Башкортстан башкаласы Уфада "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесенең финал этабы уза. Бәйрәм тамашасы шәһәрнең "Башкорстан" концертлар залында 18 сәгатьтә башланачак. Халыкара бәйге кагыйдәләре буенча, бәйгенең финал этабы былтыргы җиңүченең туган төбәгендә...
-
Атта да, тәртәдә дә гаеп бар
Кичке бишләр тирәсендә Кара Чишмә авылы янындарак, күпердә "унлы" җиңел машина хуҗасы сабан таккан егәрле К-700 тракторына килеп бәрелә. Автомашина пасажирын - йөртүчесенең имгәнүләр алган хатынын Әлмәт больницасына озаталар. -Аз гына калганнар, ничек сабанга гына килеп кермәгәннәр, хәл тагын да аянычрак булыр иде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис...
-
Чирмешәндә Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган чара узды
Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үтү кысаларында район Советы бинасында авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәткәрләре катнашында зур чара узды. Очрашуга килүчеләр алдында республиканың Конституция суды судьясы Фәридә Рәхим кызы Волкова чыгыш ясады. ТР Конституциясен кабул итү тарихы, алшартлар һәм структурасы турында сөйләде. Татарстан Конституциясе -...
-
Лениногорск районы кешесе Чирмешәндә берәүне ике тапкыр талаган
Лениногорск районы кешесе "унлы" җиңел машина хуҗасын ике тапкыр талаган һәм хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән. Беренче тапкыр Радик Сөләйманов Сәләй авылыннан булганмашина йөртүчегә яз көне "бәйләнә": Түбән Чегодай авылы уңаендагы юл борылышында, көч куллану белән куркытып, зыян күрүченең автомашинасыннан кесә телефоны, тавыш көчәйткеч һәм сабвуфер урлый, моның белән ул 9...
-
Иске Котышта буа ремонтлыйлар
Бу авылда зур буа-гидротехник корылма капиталь ремонтта. Бу объектта республика бюджетыннан, "Татмелиорация" траст компаниясе ачык акционерлык җәмгыяте аша, максатчан программа буенча шактый сумма - 27 миллион сум акча тотылачак. Төзүчеләр плотинада августта ук эшкә керешкән. Безнең сайтта укыгыз: Казанка авылында берәүне әнисен үтерүдә гаеплиләр http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17861