Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган чара узды

Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үтү кысаларында район Советы бинасында авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәткәрләре катнашында зур чара узды. Очрашуга килүчеләр алдында республиканың Конституция суды судьясы Фәридә Рәхим кызы Волкова чыгыш ясады. ТР Конституциясен кабул итү тарихы, алшартлар һәм структурасы турында сөйләде. Татарстан Конституциясе -...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үтү кысаларында район Советы бинасында авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәткәрләре катнашында зур чара узды.


Очрашуга килүчеләр алдында республиканың Конституция суды судьясы Фәридә Рәхим кызы Волкова чыгыш ясады. ТР Конституциясен кабул итү тарихы, алшартлар һәм структурасы турында сөйләде.

Татарстан Конституциясе - республикабызның Төп Законы. Ул 1992нче елның 6 ноябрендә кабул ителде. Шул вакыттан башлап 6 ноябрь һәр ел саен бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы Конституциясе Россия Федерациясе Конституциясеннән иртәрәк кабул ителде, шуңа күрә анда федераль конституциянең күп кенә нигезләмәләре исәпкә алынмаган булган. 25 елда ТР Конституцисенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында 16 закон кабул ителгән.

Татарстан Республикасы Конституциясе преамбуладан һәм 7 кисәктән тора.

Төп Законыбыз сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни тормышның барлык өлкәләрендә гражданнарның тигез хокукларын гарантияли. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый, гаилә турында кайгырта, ана белән баланың сәламәтлеген саклауга һәм балаларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Татарстанда һәр кеше сүз, матбугат, фикер һәм вөҗдан ирегенә ия.

Татарстанда дәүләт телләре - тигез хокуклы татар һәм рус телләре.

Татарстан Республикасы гражданнары Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә бурычлы.

-Бүген без тыныч һәм имин республикада яшибез. Татарстанда халыкның яшәү шартлары көннән-көн яхшыра, йортлар төзелә, юллар салына, инфраструктура үсеш ала. Безнең районда да күп кенә республика программалары тормышка ашырыла. Гражданнар хезмәткә, ялга, медицина ярдәменә, чиста табигать мохитенә, торакка, дәүләт уку йортларында түләүсез белем алуга һәм башка хокукларга ия. Безгә моны республика Конституциясе гарантияли, - диде үз чыгышында җыелышта катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Казанка авылында берәүне әнисен үтерүдә гаеплиләр

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17861

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы 25 ел тула Татарстан конституциясенә