24 июнь 2021 яңалыклары
-
Чирмешән районында бер урманчыны 100 мең сум штрафка тартканнар
Райондагы бер участок урманчылыгы җитәкчесен җинаять җаваплылыгына җәлеп иттеләр. Ул акча урлап хур булган.
-
Караклар Әккәрәйдәге ягулык складын басканнар
Билгесез адәмнәр "Әккәрәй" җәмгыятенең ягулык-майлау материаллары складыннан 20 литрлы канистрда дизель мае урлап чыкканнар, матди зыян күләме 2220 сум. Әлеге уңайдан тикшерү бара.
-
Чирмешәнлеләр яңгыр көтә
Кызу көннәр киләсе атнада да чигенмәячәк әле. Һава температурасы алдагы ун көндә уртача 35-32 градус җылы булачак.
-
Чирмешәндә “Безнең ишегалды” программасы буенча алты йорт тирәсе матурлана
“Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында быел район үзәгендәге алты йортның ишегалды тәртипкә китерелә.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #28/ "Х" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Бүген Чирмешәндә - соңгы имтихан
Чыгарылыш сыйныф укучыларының “урак өсте” ахырына якынлаша. Бүген, 24 июньдә 11 укучы информатика фәненнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Бу, быелга, соңгы сынау.