24 июнь 2015 яңалыклары
-
Хайваннарны чебен-черкидән саклау өчен
Терлекләрне көтүлекләрдә йөртү чорында хайваннарны кан суыра торган бөҗәкләр - чебен-черкиләр, кигәвеннәр, сукыр кигәвеннәр бик тинтерәтә. Шуның нәтиҗәсендә 20-30 процентка савым азая, яшь малларның үсеше, симертелүдәгеләренең артымы кими. Ветеринария белгечләре әйтүенчә, бөҗәкләрнең күп төре авыл хуҗалыгы терлекләренең йогышлы һәм инвазион чирләрен (түләмә, сальмонеллез, телязион) күчерүчеләр булып торалар. -Көтүлектә чакта хайваннарны...
-
Чирмешән районында җир участогын ансатрак алып булачак
Хәзер җир участокларын милек буларак рәсмиләштерү, документлаштыру буенча эшне, гади генә әйткәндә, авыл җирлекләре башкарма комитетларына гариза язып башларга рөхсәт бар. Аннары районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы документлар әзерләүне, килештерүне үз өстенә ала. Бу өлкәдә, аңлашылганча, яңача эш йөртеләчәк. Муниципаль район Советының чираттагы алтмыш икенче утырышында каралган мәсьәләләрнең берсе...
-
“Сөлчә“дә печән күп
"Сөлчә" җәмгыяте маллары кышын печәнгә тилмермәс, монда әлеге төр азык районда иң күбе, 1060 тонна ук әзерләнгән. Биредә сенаж да салалар. Сенаж базлары "Камалов Р.Ә." җәмгыятендә тизрәк тула. 1110 тонна запас бар да, 535 тонна печән дә хәстәрләнгән. Печән запаслары "Чирмешән АГРО"да (515 тонна), "Үтәмеш"тә (450), "Күтәмә АГРО фирмасы"нда (305)...
-
Чирмешәндә Яшьләр көне стадионда узачак
Яшьләр көне 27 июньдә булса да, Чирмешәндә аны 4 июльдә билгеләп үтәчәкбез. Бәйрәм кичке сигез сәгатьтә стадионда, Сабантуй мәйданында башланып китәчәк. Концертта район үзешчәннәрең, "Йолдызлык" фестивале дипломантларының чыгыш ясаулары көтелә. "Шулай ук Казаннан да кунак - бер яшь җырчы килергә тиеш, кем икәне сер булып калсын," - диләр бәйрәмне оештыручылар....
-
Яңа Элмәле һәм Туймәт юллары шомара
"Татавтодор" юллар төзү һәм ремонтлау җәмгыятенең Чирмешән участогы бригадасы бер үк вакытта районның төрле авылларында эш алып бара. Бүген төп трассадан Яңа Элмәлегә алып керүче (1,7 километр) юлда капиталь ремонт үткәрелә. Биредә эшнең күп өлеше башкарылган дияргә була. Юлчылар иң элек иске асфальтны кырып алып, юлны киңәйтеп, кырыен сөзәкләгәннәр. Елгалы...
-
Чирмешән артистлары – иң яхшылар рәтендә
Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры артистлары Рушания Шакирова һәм Госман Мортазин "Идел йорт" халык театры фестиваленең Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Театр режиссеры Рушания Шакирова - "Хатын - кыз ролен иң яхшы башкаручы", мәдәният ветераны Госман Мортазин "Ир - ат ролен иң яхшы башкаручы" номинацияләрендә танылганнар. Быел безнең театр...