Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында җир участогын ансатрак алып булачак

Хәзер җир участокларын милек буларак рәсмиләштерү, документлаштыру буенча эшне, гади генә әйткәндә, авыл җирлекләре башкарма комитетларына гариза язып башларга рөхсәт бар. Аннары районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы документлар әзерләүне, килештерүне үз өстенә ала. Бу өлкәдә, аңлашылганча, яңача эш йөртеләчәк. Муниципаль район Советының чираттагы алтмыш икенче утырышында каралган мәсьәләләрнең берсе...

Хәзер җир участокларын милек буларак рәсмиләштерү, документлаштыру буенча эшне, гади генә әйткәндә, авыл җирлекләре башкарма комитетларына гариза язып башларга рөхсәт бар.

Аннары районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы документлар әзерләүне, килештерүне үз өстенә ала. Бу өлкәдә, аңлашылганча, яңача эш йөртеләчәк.
Муниципаль район Советының чираттагы алтмыш икенче утырышында каралган мәсьәләләрнең берсе шул хакта иде. Авыл җирлеге территориясендә урнашкан, аңа дәүләт милке ягыннан чикләүләр юк икән, җирдән файдалануга һәм төзелешкә расланган билгеле кагыйдәләр булганда, авыл һәм район башкарма комитетлары җир участокларын идарә итү хакында махсус форма буенча үзара килешү төзиләр.
-Бу авыл җирлекләре башкарма комитетларына, Советларга зур җаваплылык йөкли, иң элек законлылыкны төгәл үтәү мөһим, иң әһәмиятлесе - хәзер документларны рәсмиләштерү процедурасы ансатлаша, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин.
Дөрес, яңача эшли башлау барышында проблемалар, сораулар да туарга мөмкин, алары инде кыенлык тудырмас, тиз хәл ителер.
Депутатлар моңа кагылышлы карар өчен тавыш биреп, Советның нәкъ шундый мәсьәләгә кагылышлы, 2015нче елның 8 апреленда кабул ителгән 281нче карарын кире кактылар. Ул закон таләпләренә туры килми, диелде.
Утырышта Татарстан Республикасында кеше һәм гражданин хокуклары һәм иреге буенча вәкаләтле вәкилнең безнең райондагы җәмәгать ярдәмчесе Флера Рәхимҗанова да чыгыш ясады, узган ел нәтиҗәләрен искә алды. Ул торак, эш белән тәэмин итү, тулы ятимнәргә торак төзү, социаль яклау, сәламәтлекне салау өлкәсендәге бурычларга, проблемаларга да тукталды.
Депутатлар "Чирмешән муниципаль районының 2015нче елга, 2016 һәм 2017нче еллар план чорына бюджеты турында" 2014нче елның 17 декабрендәге 267нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Бюджетның тулаем керем өлеше 39 миллион 908 мең сумга арттырылды. Әлеге акчалар мәгариф учреждениеләре биналарын төзүгә һәм ремонтлауга, Чирмешәндә су челтәрләрен үзгәртеп коруга, урам юлларын норматив хәлгә китерүгә һәм башка максатларга юнәлдерелә. Әйтик, Әккәрәйдә янгынчылык депосын ремонтлауга казнадан 2 миллион сумнан күбрәк, Ивашкино һәм Ульяновка авыл җирлекләренә, мәдәният йортлары территорияләрен төзекләндерүгә, җиһазлар һәм сәхнә костюмнары алуга җәмгысы 1 миллион 280 мең сум акча бирелә.
-Узган елның шушы чорына чагыштырганда, бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәр шактый күбәйде. Физик затлар керемнәренә салымнар кереме генә дә 2014тәгедән 20 миллион сумга (утырыш булган көнгә) артты, - диде район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Быел башка салымнар да яхшырак җыела. Шуңа күрә бюджетны арттырырга җирлек бар.
Район Советының әлеге утырышы район башлыгы, Совет рәисе урынбасары Миләүшә Батыршина рәислегендә үтте.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Утырышта җир участогы