23 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Фердинат Дәүләтшин кабат Чирмешән районы башлыгы итеп сайланды
Район башкарма комитеты җитәкчесе исә соңрак балгеләнәчәк.
-
Утыз Имәндә берәүләр авылдашларын талаганнар
Район суды Утыз Имән авылының талау җинаяте кылган ике кешесен, 2 ел сынау срогы белән, 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
-
“Безнең Чирмешән”гә ташламалы бәядән заказ бирегез
2020 елның 1 октябреннән 11 октябрьгә кадәр, “Подписка декадасы” кысаларында, район газетасына ташламалы бәядән, 749 сум 16 тиенгә язылырга мөмкин.
-
Чирмешән районында көнбагыш кына суктырасы калды
Чирмешән районы хуҗалыкларында тагын 6 мең гектарда көнбагыш суктырасы калды. Әлеге культураның 1000 гектарын җыеп алдылар инде.
-
Татарстан мәктәпләре һәм көллиятләре Казанда ярминкә уздырачак
Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәядән камыр ризыклары, яшелчә, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук кулдан эшләнгән декоратив иҗат әйберләре тәкъдим ителәчәк.
-
Чирмешәнлеләр татарча диктант язарга әзерләнәләр
“2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм республикадагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы Дәүләт программасын тормышка ашыру максатында, “Татар халкының милли охшашлыгын саклау (2020-2023 еллар)” программасы кысаларында быел да ирекле, бушлай “Татарча диктант” акциясе уздырыла.