Чирмешәнлеләр татарча диктант язарга әзерләнәләр
“2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм республикадагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы Дәүләт программасын тормышка ашыру максатында, “Татар халкының милли охшашлыгын саклау (2020-2023 еллар)” программасы кысаларында быел да ирекле, бушлай “Татарча диктант” акциясе уздырыла.
Диктант 26 сентябрьдә 11 сәгатьтә башлана.
Дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле, бу чара быел онлайн режимда ТНВ-Татарстан яки ТНВ-Планета каналларында уза.
Диктант Россиянең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм республика районнарында язылачак. Анда безнең районнан өч меңләп кеше катнашуы көтелә. Диктант язу өчен 62 мәйданчык эшләячәк. Ул 26 мәктәптә, 36 мәдәният һәм спорт оешмасында оештырылачак. Диктант язуда теләге булган һәр кеше катнаша ала.
Диктантны өйдә генә дә язарга мөмкин. Моның өчен diktant.tata сайтына керергә һәм бланкны пичәтләргә. Онлайн трансляцияне ачып, әзер бланккка диктантны язарга кирәк. Диктант язылып беткәч бланкны төшереп алып (отсканировать) tatarchadiktant@gmail.com почтасына җибәрергә.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев