Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында көнбагыш кына суктырасы калды

Чирмешән районы хуҗалыкларында тагын 6 мең гектарда көнбагыш суктырасы калды. Әлеге культураның 1000 гектарын җыеп алдылар инде.

“БИО АГРО” һәм “ЧИРМЕШӘНАГРО” көнбагышның гектарыннан уртача 15-16 центнер уңыш җыялар.

13 мең 661 гектарда, ягъни былтыргы кадәр диярлек уҗым бодае һәм арыш чәчелгән. Бу эш инде тукталды.

25 мең гектарда, ягъни тиешленең яртысында җир эшкәртелгән. Әлеге агротехник чара “Сөлчә”, “Ильхан”, “Күтәмә АГРОфирмасы”, “БИО АГРО” җәмгыятьләрендә оешкан төстә бара, ә “ЧИРМЕШӘНАГРО”да төгәлләнү ягында.

Тулаем, район буенча, бу эшне нык тизләтергә кирәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев