23 июль 2013 яңалыклары
-
Эчүнең ахыры яман
21 июль көнне район территориясендә булган авариядә бер кешенең гомере өзелә, өчесе тән җәрәхәтләре ала. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Зәй егетләре Күтәмәгә кунакка килгәннәр. 21 июль көнне төнге сәгать бердә алар кайтырга чыгалар. "Хундай-Соната" автомобиле белән идарә итүче 1991нче елгы, исерек хәлдәге Андрей Кузьмин тизлекне арттыра, каршы як полосага...
-
Чирмешән хәбәрләре
Универсиада көннәрендә Казанда үткән Сабан туенда якташыбыз, Туймәт авылы егете - 135 килолы Ильяс Галимов баш батыр булып калган, җиңел автомашина белән бүләкләнгән. 2013-2014 уку елында район мәктәпләренә 1 класска 166 укучы килүе көтелә. Үткән уку елында 1 класста 198 бала белем алган. "Каенкай" балалар бакчасында косметик ремонт үтте. Бакча...
-
Саламны да кадерсез итмик
"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте бүлекчеләрендә әле һаман комбайннар төзәтәләр, уракка керешеп кенә киләләр. "Кади", "Чирмешән АГРО", "Лашман АГРО", "Сөлчә", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә инде узган атнадан бирле уҗым культуралары җыялар, эшләре көйгә салынган. Тулаем, район буенча, бөртекле-кузаклылар 2069 гектардан суктырып алынган (тиешленең 5 проценты). Әлегә гектардан уртача уңыш 24,1 центнер чамасы. Кызганыч,...
-
Малыңны урамга чыгарма
Агымдагы елда, район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия һәм вазифаи затлардан билгеләнгән вәкилләр тарафыннан төзелгән 91 беркетмә буенча, гаеплеләргә 148 мең 500 сумлык штраф салынган. -Һәр авыл җирлеге башлыгы үз территориясендә җитешсезлек булганда тиешле затларны кисәтә. Ә инде халык бу кисәтүләргә колак салмаса, алар безгә мөрәҗәгать итә, - ди административ...
-
Волейбол уйныйбыз
Бу көннәрдә Чирмешәндә волейбол буенча район беренчелегенә ярыш бара. Зур Чирмешән елгасы ярындагы пляжда урнашкан дүрт волейбол мәйданчыгында район үзәгендәге оешмаларның һәм предприятиеләренең - 50гә якын команда көч сынаша. Ярышлар сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне кичке сәгать алтыда башлана. Финал уеннары алдагы җомга көнне узачак.