22 июнь 2017 яңалыклары
-
Илфак Шиһапов турында Назгөл: «Көне-төне языштык, бер тапкыр да күрешмәдек” (Ачык хат)
Күренекле журналист, продюсер Илфак Шиһаповның безнең арадан китүенә бер ай була. Ул Рамазан аеның өченче көнендә - 30 майда вафат булган иде. Шушы бер ай эчендә Илфак телләрдән төшмәде. Радио-телевидение тапшыруларын аңа багышладылар, ифтар мәҗлесләрендә дә искә алдылар. Илфак Шиһаповның "Вконтакте" битен күзәтеп баручылар белә, ул еш кына диварына бер...
-
Чирмешән районы Яшәүче авылы Сабан туенда батырга чәшке тун кидерәчәкләр
Татар авыллары кунаклар көтә. Сабан туе бит ул - туган-тумачаны төп йортка җыя торган, чордашларны, сыйныфташларны күрештерә торган бәйрәм. Аның мәйданында көчлеләрне, өлгерләрне сыныйбыз. Шунда егетләргә, кызларга да танышырга форсат чыга. Быел Сабан туйлары - авылларда 1 июльдә, район үзәгендә 2 июль көнне узачак. Соңрак дүрт авылда "Авыл көне"нә җыелмакчылар....
-
Чирмешәндә, Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан Хәтер һәм кайгы митингы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Штрафлары булган чирмешәнлеләр чит илгә чыга алмый
Машина йөртүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен еш бозучылар байтак. Кайберләре бирелгән җәзаларын үтәргә - штрафларын түләргә дә ашыкмый. Бүгенге көнгә (2016-2017 еллар өчен) районда 34 кешенең 117 беркетмә буенча түләнмәгән 911мең 500 сум бурычы бар. Чирмешән авылыннан бер машина йөртүченең штрафлары 40 мең сумнан да артып киткән, ул 10 "сәлам...
-
Чирмешәндә кайгы митингы узды, шәмнәр кабызылды
Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан, 22 июньдә район үзәгендә кайгы митингы узды, анда йөзләгән кеше катнашты. Моннан 76 ел элек илебез чикләрен бозып кергән фашистларны тез чүктергән халкыбыз батырлыгын әле дә онытмыйбыз, еш искә алабыз. Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 19852 кеше китә, 8534се кире кайтмый: һәлак була, хәбәрсез...
-
Каникуллары күңелле һәм файдалы уза
Быел райондагы 13 мәктәп яны лагеренда 485 укучы ял итә. Тәрбиячеләр балаларның ялларын кызыклы һәм файдалы итү өчен һәр көнне төрле чаралар оештыралар. Әйтик, Ивашкино мәктәбендә "Яшел учак", "Юл билгеләрен гел исеңдә тот!", "Китап көне" кебек чаралар бик кызыклы үткән. Әккәрәйдә Россия көнен зурлап билгеләп узганнар. Экология көнендә Иске Кади...
-
Иске Элмәледә - урам бәйрәме
Әлеге авылның Гагарин урамы халкы "Безнең рус ягы" исемле урам бәйрәме уздырды. Аны авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бу урамда яшәүче Анатолий Макаров төзеткән балалар мәйданчыгында оештырды. Бәйрәмдә җыр-биюгә, уен-көлкегә дә урын булды, урамның иң өлкән һәм иң яшь кешесен, туган көн ияләрен дә бүләкләделәр. Балалар да, олылар да...
-
Түбән Чегодай авылында игелекле кешеләр күп
1 июньдә Түбән Чегодай авылы өстеннән узган өермә зиратлыкка да зыян салды - мондагы өйчекнең түбәсен алды. Берникадәр вакыттан соң күзем төшсә, исем китте, өйнең түбәсе ябылган, тирәсе тәртипкә китерелгән. Аны авылдашларыбыз - Хәсән һәм Фәрит Галимовлар, Шамил Фәсхетдинов, өч улы белән - Рафаэль Дәүләтшин, Рөстәм Галимовлар (Түбән Камада яши)...