21 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр Казан өчен тавыш бирә
200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда Казан күренешләре өчен райондашларыбыз да актив тавыш бирә. -Россия Үзәк банкы игълан иткән конкурста меңгә якын райондашыбыз катнашты, тавышларын бирде,- ди район китапханәләр челтәре директоры Рузилә Минхәерова. - Аеруча медицина, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре актив. Тавыш бирү дәвам итә. Тавышны "Твоя - Россия.рф" сайты аша...
-
Чирмешән районында аварияләр 2 тапкырга арткан
Былтыргы сигез ай белән чагыштырганда, быел районда юл-транспорт һәлакәтләре ике тапкыр арткан. Аларда үлүчеләр дә, яраланучылар да күп. 18 авариянең 6сы исерек килеш машина йөртүчеләр аркасында чыккан. Ел башыннан сентябрь аена чаклы, район юлларындагы һәлакәтләрдә 5 кеше һәлак булган (былтыр - 3), 21 кеше имгәнгән. Ни гаҗәп, нинди зур штрафлар...
-
Чирмешән районы казнасында ремонтка да акча бар
Район бюджетыннан кайбер объектлар төзелешенә, ремонтка су челтәрләрен төзәтүгә, физкультура һәм спортка, хезмәт хакы түләүгә, һәм башка кайбер чыгымнарга янә 28 миллион 590 мең сум акча бирелә. Район Советының чираттагы ундүртенче утырышында (өченче чакырылыш) депутатлар бу хакта карар кабул иттеләр, Советның 2015 елның 17 декабрендә кабул ителгән "Чирмешән муниципаль районының...
-
Ульяновка – иң төзек авыл
"Районның иң төзек торак пункты" бәйгесендә быел Ульяновка беренче урында. Җиңүче буларак, аңа 150 мең сум акчага сертификат бирделәр. Күтәмә авылы - икенче, Лашман - өченче. Алар 100 мең һәм 50 мең сумга ия булдылар. Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Бәркәтә һәм Утыз Имән авыллары башлыкларына да 25әр мең сумга...
-
Чирмешән районында ясалма орлыкландыруны нәтиҗәлерәк дип саныйлар
Быел районда шәхси секторда асралучы 1830га якын сыерның 860сы ясалма орлыкландыру юлы белән каплатылган. Бүген бу ысул нәсел яхшыртуның иң ышанычлы алымы дип саныйлар белгечләр. -Җәмәгать һәм шәхси секторлардагы малларны ясалма орлыкландыру юлы белән терлекләрнең югары продуктлылыгына ирешергә мөмкин, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үрчем-нәсел хезмәте начальнигы...
-
Социаль җыелма алучылар оттырмас
Районда 2154 кеше федераль казнадан айлык акчалата түләү, ягъни социаль җыелма алырга хокуклы. Бүген аларның яртысыннан артыгы - 1427 кеше акчага өстенлек биргән. -Социаль ярдәмнән баш тартучылар моның сәбәбен даруханәләрдә кирәкле дарулар җитмәү, даруханә, больница ерак булу белән аңлата, - ди РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова. -...