Быел районда шәхси секторда асралучы 1830га якын сыерның 860сы ясалма орлыкландыру юлы белән каплатылган. Бүген бу ысул нәсел яхшыртуның иң ышанычлы алымы дип саныйлар белгечләр.
-Җәмәгать һәм шәхси секторлардагы малларны ясалма орлыкландыру юлы белән терлекләрнең югары продуктлылыгына ирешергә мөмкин, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үрчем-нәсел хезмәте начальнигы...
Быел районда шәхси секторда асралучы 1830га якын сыерның 860сы ясалма орлыкландыру юлы белән каплатылган. Бүген бу ысул нәсел яхшыртуның иң ышанычлы алымы дип саныйлар белгечләр.
-Җәмәгать һәм шәхси секторлардагы малларны ясалма орлыкландыру юлы белән терлекләрнең югары продуктлылыгына ирешергә мөмкин, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үрчем-нәсел хезмәте начальнигы Рәсыйх Шәфыйков.
-Мин инде берничә ел рәттән үземнең сыерларны техник ысул белән орлыкландырам. Узган елны да ун сыер да сау-сәламәт ун бозау китерде, - ди Туймәттә яшәүче Васыйл Мортазин. - Алар эрерәк, ныграк булып туалар, тиз үсәләр.
Сүз уңаеннан, белгечлеге буенча агроном Васыйл абый ясалма орлыкландыру белән үзе шөгыльләнә, авылдашларына һәм якын тирәдәге авылларда да техник - осеменатор эшен башкара.
-Бу алым яңа түгел, элек колхозларда аны кулланышка кертә башлаганнар иде. Миңа зоотехник булып эшләргә туры килде, ферма мөдире дә булып торган идем, шул вакытта бу эшкә дә өйрәнеп калдым, - ди ул. - Кайберәүләр ясалма орлыкландыруга шикләнебрәк карый. Зур бозау булып, сыер бозаулый алмас, дип куркалар. Мин ничә ел эшләп, андый очракка юлыкканым булмады. Яхшы, сәламәт сыер андый бозауларны да җиңел тудыра. Хәзер инде бу алымның нәтиҗәле икәнлегенә халык та ышана башлады, авылдашлар да, тирә-як авылларда яшәүчеләр дә ешрак чакыралар.
Бүген районда һәр авыл җирлегендә диярлек ясалма орлыкландыру пункты эшли, терлекләрне каплату буенча халыкка түләүле хезмәт күрсәтелә. Өч авылда ветеринария пунктлары ачылуы да бу юнәлештә зур этәргеч булган.
-Сыерларны ясалма аталандыру эше Туймәт, Лашман, Иске Кади, Иске Котыш, Ульяновка авыл җирлекләрендә чагыштырмача яхшырак оештырылган, - ди Рәсыйх Шәфыйков. - Монда техник-осеменаторлар Васыйл Мортазин, Солтан Мотыйгуллин, Илһам Гайфетдинов хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк. Ә менә Шешминкада, Кармышта бу юнәлештә эш сүлпәнрәк бара. Ясалма орлыкландыру сыерларның бозаулау вакытын һәм яңадан каплатуга әзерләү срокларын төгәл билгеләү мөмкинлеген бирә. Туган бозауларның продуктлылыгы югары була, үгезләрдән, тиешле дәрәҗәдә ашатканда, тәүлегенә 1200 - 1500 грамм артым алырга мөмкин. Таналарның продуклылыгы 50 проценттан югары була. Сыерларны ясалма орлыкландырып каплату - ит-сөт җитештерүчеләр өчен иң арзан һәм иң нәтиҗәле юл. Райондашлар моны аңлап, әлеге мөмкинлектән файдалансыннар иде.
Сыерларны ясалма орлыкландыру өчен авыл җирлеге Советына, яки техник-осеменаторга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев