21 апрель 2016 яңалыклары
-
Йөгерә - атлый әткәй кайтып килә төсле
Кем ул әти? Әти - җил-давыллардан саклаучы канат, яклаучы терәк. Әти - тормышны ачып бирүче, үз үрнәгендә яшәргә өйрәтүче остаз. Аның никадәрле олпат җан, кадерле кеше икәнлеген яши-яши генә аңлыйсың. Җыелган рәхмәт сүзләрен әйтим генә дигәндә, гомер инде үтеп киткән була, ә аңа карата җылы хисләр истәлекләргә генә әйләнеп кала....
-
“Конверттагы” эш хакыннан пенсия чыкмый
Эшләүченең хезмәт урыныннан пенсия фондына кертемнәр күчерелми икән, киләчәктә ул яхшы пенсиягә өметләнә алмый. Белгечләр шулай ди. Сер түгел, бүген кайбер эш бирүчеләр хезмәткәрләрен эшкә алганда, аларны тиешенчә рәсмиләштермичә, "зарплата"ны конвертта килеш кенә бирә. Бу инде хезмәткәрнең пенсия фондына кертемнәре күчерелми, гади генә әйткәндә, картлык көненә "запасы" җыелмый дигән сүз....
-
Бурычлыларны Чирмешән прокуратурасы тикшерә
Районда салымнар түләмәүчеләрнең һәм дәүләт яисә муниципаль милектән файдаланып, аренда өчен вакытында "араны өзеп бармаучыларның" 18 миллион сум (!) бурычы җыелган. Юридик затларның - 16, халыкның 2 миллион сум әҗәте бар. Инде бу эш белән хәтта прокуратура да шөгыльләнә башлаган. Салымнарны, бурычларны түләтү буенча районда махсус комиссия эшли иде. Хәзер...
-
Чирмешән районында малларны җәйге лагерьга чыгаралар
Быел районда 3 меңгә якын баш мөгезле эре терлек җәйге лагерьларга чыгарылырга тиеш. Бүген лагерьларның күпчелегендә ремонт эшләре бара. -Терлекләрне саф һавага чыгаруны тизләтергә кирәк. Быел язның кинәт килүе дә җәйге лагерьларга узган елларга караганда иртәрәк күченергә мөмкинлек бирә. Аннан соң кайбер хуҗалыкларда азык калмады диярлек, ә монда яшел азык...
-
Татарстанда 13 яшьлек кызны ток сугып үтергән
Гадәттән тыш хәл 19 апрель кичендә, Яшел Үзән районының Түбән Карамалы бистәсендә булган. Кыз баланың үле гәүдәсенә ишегалдында тап булганнар. Әлеге факт уңаеннан Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсы 1 нче бүлеге - саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) кузгатылган. Тикшерү...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Үткәннәргә өчпочмаклы хатлар киткән Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, 1нче Чирмешән мәктәбе укучылары "Җиңү хаты" дип аталган Бөтенроссия акциясендә катнашты. Балалар үткәннәргә - сугыш чорында Ватан өчен сугышкан, эшләгән бабаларына, әбиләренә рәхмәт әйтеп хатлар язганнар. Күргәзмәгә килегез Туган як тарихы музеенда Космонавтика көненә багышланган "Космос - балалар күзлегеннән" исемле күргәзмә...