Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Ильхан”да хезмәт хакы күтәрелгән

Авыл хуҗалыгында нәрсәдер планлап, аны тулысынча эшли алу бик кыен. Быел, мәсәлән, һава торышы уңыш җыемына, икътисадка нык зыян салды.

-Алай да, төшенкелеккә  бирелмибез, - ди “Ильхан” җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Хәнәфиев.

Җәмгыять кыр эшләрен төгәлләп тә килә, тагын 600 гектарда җир эшкәртәсе генә калган. Тәҗрибәле механизатор Илсур Билалов бүген дә “Кировец”ка сабан таккан.

-Көнгә уртача 17-18 гектар үтәм, - ди ул. -Ягулык бар, эшләгән өчен айныкын-айга түлиләр, мал асрарга азык белән булышалар.

“Ильхан”да үзләренә җитәрлек бөртек җыйганнар, орлык коры килеш саклауга салынган, фураж да кыш чыгарлык. Мал азыгы ягыннан, гомумән, проблема юк.

-Азыкны кысмыйбыз, рацион буенча ашатабыз, - ди Ильяс Хәнәфиев. -1800 тонна силос салдык. Кукуруздан 150 тонна бөртек суктырдык, узган елдагыдан калган сенаж базларын да ачтык кына. Печән, салам запаслары да байтак.

“Ильхан” районда иң күп сөт сатучы хуҗалык. Моннан әле дә көн саен 6-7 тонна сөт озаталар.

-Һәр сыердан уртача 25 килограмм сөт савабыз, - ди ветеринария табибы Максим Спиридонов. -Ветеринария чараларын төгәл үтәргә тырышабыз, кирәкле препаратлар, дарулар гел бар.

Максим биредә бер елдан күбрәк эшли, Тольяттидан ук килгән. Гаиләле, ике бала үстерәләр, хатыны Ольга бухгалтериядә. Керкәледә йорт та сатып алганнар. Спиридоновларга монда бик ошый, каядыр кузгалырга исәпләре юк. Айга 45 мең сум хезмәт хакына, билгеле, яшәп була.

Ильяс Хәнәфиев әйтүенчә, әгәр аларга инженер-механик эшкә килергә теләсә, аңа да шундый хак түләячәкләр, йорт та бирә алалар.

Терлекчелеккә килгәндә, хәзер “Ильхан”да сыер савучылар, бозау караучылар да җитә, аларга күбрәк, айга 25-30 мең сум түли башлаганнар.Диана Нуруллина комплекска инде өч еллап Туймәттән килеп эшли. Өч бала әнисе ул. Эшеннән, түләүдән канәгать. Ә Чаллы кызы Эльза Маклакова монда практика үткәннән соң калган. “Эшем, өем бар, инде гаилә корырга хыялланам”, - дип елмая Эльза.

Җәмгыятьтә 680 баш терлек асрала. Тиздән бу сан үзгәрергә мөмкин, кышын тагын 70 баш тирәсе буаз таналар алмакчылар. Алар өчен инде өлгергән яңа корпуста урын җитәрлек.

Бозаулар өчен кечерәк янә бер корпус төзи башлаганнар, аның түбәсен генә ябасы калган. Ярый әле күпчелекне тимер эшләнмәләргә бәя артканчы эшли алганнар.

-Проблемаларыгыз юкмы? – дим Ильяс Вәлиҗан улына.

-Безгә куәтле заманча техникалар, һичьюгы берәр трактор һәм комбайн кирәк, - диде ул. –Быел кырдагы эшләрне җиңдердек, җәй, көз коры, аяз булды, ә яңгырлар очрагында өлгермәс тә идек.

“Ильхан”, шөкер, үз көнен үзе күрә әле, иң мөһиме, аның җитәкчесе  Ильяс Хәнәфиев беркайчан да төшенкелеккә бирелми, туган авылында, тәвәкәлләп, зур комплекс төзи алуына, күпме кешене эшле итүенә сөенә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев