Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәй мәктәбендә чуваш милләтеннән булган укытучы татар теле укыта

Әккәрәй авылында яшәүче Светлана Еферова “ТНВ” каналында татар телендә баручы “Башваткыч” тапшыруыннан алып кайткан бүләген бик кадерләп саклый. Чуваш якташыбыз татар телен шулай итеп бәйгеләрдә катнашырлык, хәтта мәктәптә укытырлык дәрәҗәдә үзләштергән. Шул ук вакытта алар, ире белән, үз туган телләрен дә балаларына өйрәтүне зур бурыч дип саныйлар.

“Татар теле эшле итте”

-Мәктәптә татар теле укытучысы кирәккәч, Чирмешәнгә – район мәгариф бүлегенә әңгәмәгә дәштеләр. Методистлар татар телен белүем дәрәҗәсен тикшереп карадылар да, аны берсүзсез укытырга рөхсәт иттеләр. Бераз укып “шомарганнан” соң эшкә керештем. Тел белүем мине эшле итте, - диде Светлана Алексеевна сүз башында.

-Татарча бик матур сөйләшәсез, хәтта акцентыгыз юк дәрәҗәсендә, ничек шулай өйрәндегез? - дип кызыксындым.

-Әнием Аксубай районының Пионер дигән поселогыннан – анда руслар, чувашлар, татарлар яши. Җәйге каникул вакытында әби-бабай янына шунда кунакка баргач, балалар белән уйнап, татар телен өйрәндем, рус телемне чарладым. Бу минем ят телләрне өйрәнүдә тәүге адымнарым булды. Моңа бик шатмын. Гомумән, безнең гаиләдә барысы да татарча сөйләшә белә иде.

-Шул тәҗрибә мәктәптә укытырга җиттеме?

-Юк инде, мин чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы. 90 нчы еллар башында Казан дәүләтпедагогия институтында шундый бүлек ачылган иде, анда белем алдым. Тулай торакта Актаныш районы кызлары белән тордым, алар татар филологиясе бүлегендә укыйлар иде. Бик дус яшәдек, алар белән аралашу да – татар телен өйрәнүдә искиткеч файдалы булды. Безнең телләр бик охшаш та бит.

Минем чуваш телем!

Әлеге әңгәмәдәшем Әккәрәй мәктәбендә - татар теле, ире Юрий Вячеславович физика һәм информатика укыталар. Светлана Яңа Чишмә районында дүрт ел чуваш теле һәм әдәбияты укытып авылга кайтканнан соң, гаилә корганнар. Бүген өч балалары бар.

-2002 елда туйны өйдә үткәрдек, ул вакытта кафе, ашханәләрдә хәзергедәй табын көйләү гадәте юк иде. Авылда язылыштык, кунаклар бик күп иде, - ди Юрий Вячеславович.

-Чуваш туйларының үзенчәлеге бармы?

-Башкаларныкыннан әллә нәрсә аермасы юктыр инде. Киленне ипи-тоз белән каршы алалар, аны кияү белән кәләш зур итеп тешләп алырга тиешләр. Кем күбрәк каба – шул гаилә башлыгы, дип аңлатыламы инде ул. Өстәл түрендә кәләш ягыннан килгән кунакларга урын бирелә. Мәҗлесне кияү ягыннан туй пуçӗ (тамада) алып бара, аның иңенә килен чиккән сөлге бәйлиләр, – дип тә аңлатты Юрий.

-Кызык кына бер факт, Әккәрәй белән Кармыш бик якын, терәлеп үк торалар. Әмма әлеге чуваш һәм татар авыллары арасында бер дә туй булмаган дип ишеткәнем бар.

-Әйе, элек шулай булган, үзара дус, хәл-әхвәл белешеп яшәсәләр дә, кем әйтмешли, каннарны бутамаганнар, тик соңгы елларда бер-ике кавышу очрагы булды бугай, - ди Светлана.

-Менә сез үзегез өч бала үстерәсез. Балагыз башка милләт, башка дин кешесе белән гаилә кормакчы булса? -Бер-берсен яратсалар артык каршы килә алмыйсың инде, - ди әти кеше.

-Әйе, алай дип тә була. Мәхәббәтнең күзе сукыр инде ул. Әмма һәр халыкка үз динеңдәге, үз милләтеңдәге кеше булса шәп инде. Бу халык яхшы, тегесе начар диюемнән түгел. “Нинди аерма?” дисәләр дә, кияү, килен, кода-кодагыйлар нинди генә яхшы кеше булмасын, һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре бар. Туйлар үткәрү, венчание, никах, исем кушулар, башкалары дисеңме – һәрберсе аларны, гаепли торган да түгел, үзенчә үткәрмәкче, шуннан бәхәс чыгарга мөмкин. Димәк, гаилә кору өчен үз халкың кулай, - дип фикерен белдерде Светлана.

 

-Кармыш дигәннән, безнең әтинең ул авылда бик якын дусты бар иде. Татар авылына, шушы бабайга булышырга без дә баргалый идек. Ул бабай үлде инде, ә әби исән. Әти белән әни – Вячеслав Никонорович һәм Елена Федоровна әлеге бабайның карчыгы белән әле дә аралашып яшиләр. Үзара шулай дус-тату яшәүгә берни җитми, - ди Юрий Вячеславович.

“Безнең балалар аптырамаслар”

Еферовлар өч бала үстерә, дидем. Олылары Софья шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә, Сильвия 8 сыйныфта, төпчекләре Семен 4 сыйныфта укый. Чуваш телен белеп, сеңдереп үсәләр.

-Тел өйрәтәбез, дип ниндидер максат куйганыбыз юк, өйдә бары чувашча гына сөйләшәбез, педагогикасы шул. Гаиләдә сөйләшмәсәң, ана телен саклап булмый ул, - ди Светлана.

-Әккәрәйдә ана теленә аеруча хөрмәт бар бугай?

-Телне, гореф-гадәтне авыл саклый. Шәһәр боларны үзенә йота гына. Безнең авыл урамнарында балалар үзара чувашча аралаша. Рус телен дә яхшы беләләр. Татарлар янында да аптырап калмаслардыр, кимендә, аңларлар.

-Мәктәптә чуваш теле укытыламы соң?

-Безнең класста атнасына ике тапкыр чуваш теле, берәр тапкыр әдәбият һәм татар теле укытыла. Тагын, билгеле, рус теле һәм чит тел өйрәнәбез, барына да өлгерәбез, - дип сүзгә кушылды Сильвия.

 

-Мәктәптә ана теле укытылуы яхшы инде. Үзебезнең язучыларны, шагыйрьләрне белеп үсәләр, әсәрләрен укыйлар, - ди әлеге уңайдан Юрий Вячеславович.

Еферовлар өйләренә чуваш телендәге “Сувар” республика газетасын алдыралар, спутник телевидениесе аша чуваш телеканалларын карыйлар. Балаларының чувашларда мәгълүм шәхесләрнең исемнәрен: Константин Ивановны, Петр Хусанкайны, Иван Яковлевны белүләре сөенечле. Җырчы Алексей Наумов, язучы Раиса Сарпи дигән исем яңгырады. Нигездә чувашча җырлаучы татар кешесе Фәридә Фәйзуллинаның җырлавы әбиләренә дә, үзләренә дә бик ошый икән.

-Әйе, телебезне бик яратабыз, ата-ана, әбибабай теле бит ул. Кызганыч, кайбер сүзләр кулланылыштан төшеп кала. Үземә кызыклы гына күзәтү ясадым әле. Хәзер өйләрне газ ягып җылытабыз бит инде, утын ярмыйбыз, йомычкалар очмый, кызык бит, балалар шуның нәрсә икәнен белми, - ди Светлана. -Район чувашлары телендәге бераз аермалыклар да сизелә. Әйтик, безнең авылда чөгендергә - кăшман, дисәләр, башка кайбер авылларда татарчага якын итеп чĕкĕнтĕр диләр, бездә бәрәңге – улма, күрше Ивашкинода – паранкă, баскычны Әккәрәйдә пусма дисәләр, бүтән авылларда – чикмек, Әккәрәйдә акча – тенкĕ, Лагеркада - манит. Кызык бит.

-Сезнең кебек күп телләр белү яхшы инде.

-Әлбәттә, кайда да үзеңнекомфортлы тоясың. Менә мин татарлар белән һич тартынмыйча, рәхәтләнеп татарча сөйләшәм. Русчабыз да бар, ана телен дә яхшы беләбез, күп тел белгән кеше югалмый ул, - ди Светлана.

Безнең хуплу да тәмле

-Чувашлар бик дини халык.

-Дини гореф-гадәтләрне үтәп яшәргә тырышабыз. Питрау, Пасха - Мăнкун көтеп алынган бәйрәмнәр. Алар бик оешкан төстә уза безнең авылда.

-Нинди милли ризыклар яратасыз?

-Шăрттан – ул мал ашказанына эчлекләр, ярма, ит тутырып, тегелеп ясала. Аңа күршебез Михаил Кваков аеруча оста. Күбрәк безне ул сыйлый, - ди Светлана. - Хуплу - татар бәлеше, рус курнигы сыман, тик бездә камыр өстенә бер кат нинди дә булса ярма, аннан соң гына итле бәрәңге салалар, хәер, кем ничек ясый инде. Сăраны – эчемлекне, чуваш куасын эссе көннәрдә әзерлибез.

-Светлана сез җырлыйсыз да икән?

“Щелкус” (“Çăлкуç”) ансамбленә йөрим. “Айхай, улма йывăççи!” (Айһай, алмагач!”) “Сӑра курки” (“Сыра чәркәсе”) җырларын яратам.

-“Башваткыч”ка баруыгызны сөйләгез дә инде.

-Анда районнан өчәү - мин, күршем Лидия Квакова, Ульяновкадан Мария Рыбкина катнаштык. Татар телендәге сүзләрдән төзелгән кроссворд чиштек. Сораулары кыен түгел иде үзе, чуваш телендәгегә охшаш сүзләр. Анда бик дулкынландыра, белгәнеңне дә онытасың, әмма миңа гомеремә җитәрлек матур хатирә булды ул. Әле бүләк тә алып кайттым. Кем ничектер, тик аннан алып кайткан бүләк - термопотны бәйрәмнәрдә генә тартмасыннан чыгарабыз.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев