11 март 2021 яңалыклары
-
Быел апрельдән социаль пенсия күләме индексацияләнәчәк
Түләүләрнең күләме 10 183 сум тәшкил итәчәк, индексация 4 миллионга якын гражданга кагылачак.
-
Әккәрәй хатын-кызларын моржлар котлады
Әккәрәй авылының морж ир-егетләре 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан авыл хатын-кызларына гадәти булмаган бәйрәм оештырдылар.
-
Ак носкиның "гомер"ен озайтып буламы?
Ак носки кияргә яратабыз, ә менә аны ап-ак итеп юу бик авыр. Түбәндәге киңәш сезгә ак носкиның гомерен озайтырга ярдәм итәр.
-
Чирмешән район Советы депутатлары җинаятьчелекне кисәтү буенча эшне бәяләделәр
Хокук саклау органнарына хокук бозуларны профилактикалау һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш, яшүсмерләр белән уку һәм яшәү урыны буенча индивидуаль тәрбия буенча эшне көчәйтү мөһим. Бу өлкәдә җирле үзидарә органнарына да зур бурычлар йөкләнә.
-
Чирмешән районында мошенниклар активлашкан
Март аеның тәүге көннәрендә чирмешәнлеләрнең банк карталарыннан акча урлаган мошенникларга карата ике җинаять эше кузгатылган иде, узган атнада аларга өченчесе өстәлде: беркатлы тагын бер райондашыбыз 4200 сум акчасыннан колак какты.
-
Чирмешән юлында УАЗ ауган: аның пассажиры больницада
Күтәмә авылы янындарак, нефтьчеләрнең ДНСы тирәсендә, УАЗ (“буханка”) автомашинасы юл кырыена төшеп ауган. Анда имгәнгән пассажирны район үзәк больницасына озатканнар.
-
Бер хатынның алты елда 11 ире үлгән
53 яшьлек хатын ике кызы белән ирләргә ау оештырган булган.
-
Кармыш һәм Әккәрәй авыллары дусларына тел киртә түгел
Әккәрәй белән Кармыш авыллары тоташкан диярлек. Ике авыл халкы – чувашлар белән татарлар элек-электән бер гаилә булып, дус-тату яшиләр. Элеккеге буын кармышлылар арасында чувашча да сөйләшүчеләр булган.
-
Бу катнашма ютәлләүне бик тиз бетерә!
Бу катнашма иң көчле ютәлне дә 3 сәгатьтә бетерергә сәләтле. Ул шул кадәр файдалы ки, заманча дарулар да бер читтә торсын!
-
Чирмешән районында быел янгыннарда өч кеше һәлак булган
Елның әле өченче ае башланып кына китте, ә бу чорда районда өч янгын чыгып, өч кешенең гомере өзелгән. 2020 елның беренче кварталында ике янгын теркәлгән булган. Ни кызганыч, гомерләре өзелгәннәрнең барысы да ялгыз яшәүче ир-атлар. Һәм янгыннар төнге сәгатьләрдә чыккан.
-
Мартны йоклап уздырмасаң, җәен юкка акча тузмас (Бакчачыларга КИҢӘШЛӘР)
Нинди бакча эшләре диярсез инде. Чыннан да, кар катламы кышкы айлардагыдан да болайрак бит. Бураннары да котырып кына тора. Әмма март – ничек кенә булса да, тәүге яз ае. Аның якынлашуы барыбер сизелә. Айның икенче яртысында кар акрынлап утыра һәм эри башлый.