Полиция хезмәткәре Дагыстанга командировкага китте
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы полиция бүлекчәсе тагын бер хезмәткәрен - җинаятьләр эзләү бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Илнар Җиһаншинны Төньяк Кавказга, Дагыстан республикасына алты айга хәрби командировкага озатты. Чирмешән егете Илнар Илфак улы барырга үзе теләк белдергән.