Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында суга батучыларны пионерлар коткарган

    Район газетасын юкка гына елъязмачы димиләр шул. Иске газеталарны караганда район тарихына, кешеләренә кагылышлы әллә никадәр кызыклы фактларга тап буласың. Әнә суга батучыларны коткаручы кыю пионерларыбыз хакында кайда язган булырлар иде икән әле?!

    “Ленин юлында“ газетасының  1969 елгы 26 декабрь санында “Бала коткарылды” дигән мәкалә чыккан. Анда мондый юллар бар: “Түбән Кәминкәдә балалар кызып-кызып  боз шуганда  кинәт елаган тавыш ишетелде. Бу тикмәгә генә түгел. Димәк, кемдер бәхетсезлеккә  очраган. 7“А” класс укучысы  Инзил Әгъзамов  ярдәмгә ташланды. Ни күрсеннәр: 4 яшьлек  бала елгада бер бата, бер калка. Батыр пионер  Инзил Әгъзамов  баланы коткарып, Зәки Гарифуллиннар  семьясына зур шатлык китерде. Бу батырлыгы өчен Инзилгә  мәктәп директоры  тарафыннан зур рәхмәт  белдерелде һәм кыйммәтле  бүләк тапшырылды”.

    Кызык, кайда икән бу вакыйга геройлары? Үзләре моны хәтерлиме?!. Шөкер, алар исән-сау гомер итәләр икән, коткаручы да, теге бала да. Хәзер абыйлар, апалар инде. Әүвәл Инзил абый хакында белешеп, аның белән телефон аша элемтәгә чыктым. Түбән Камада яши, 64 яшьтә. Газетада язган вакыйганы аңардан янә сораштым.

    -Әйе, 14 яшь булган, хәтерлим. “Тирмән” буасында (авылда су тегермәне бар иде) хоккей уйнадык, малайлар белән кайтып баруыбыз иде. Мин алдарак. Карыйм - боз өстендә  сап-сары чәчле баш бер чума, бер калка. Агачтан ясалган хоккей таягы белән сакланып кына бозга кердем. Чишмә урыны булганлыктан, боз юка иде. Күкрәккә су керде. Тарта-тарта чыгардык теге баланы. Үзем генә түгел, тимераяктан - конькидан Хәлим Ибраһимов тартты. Баланың әтисе Габдулла абзый (Газетада Зәки дип ялгыш язганнар, анысы Габдулла абзыйның туганы) баланы тунына салып ярга таба алып китте. Аннан ул миңа кыска җиңле күлмәк бүләк итеп бирде, күлмәкнең дефицит чагы. Мәктәптә дә линейкада мактадылар. Шулай туры килде инде, моны зур батырлык дип санамыйм, башка кеше  дә шулай эшләгән булыр иде, - ди Инзил Камил улы.

    Инзил Әгъзамов (сулда), 1968 ел.

    Кызык, коткаручы да, суга бата язган  кыз  да бер шәһәрдә яшиләр икән. Дөрес, аралашканнары юк.

    Суга бата язган Сәгадәт  апа (сәгадәт - бәхет дигән сүз) белән дә аралашып алдым.

    -Кечкенә булсам да, мин дә хәтерлим ул хәлне. Кемдер бозга нәрсәдер ташлады да, мин шуны алырга кереп суга төшеп киттем. Шуннан соң, әти мине, җылынсын диптер инде, мунчага алып киткән истә. Ә коткаручы Инзил абыйга рәхмәт, - ди Сәгадәт  Хафизова (Гарифуллина – кыз фамилиясе).  

    Шундыйрак хәл нәкъ ун елдан соң Күтәмә авылында да була. Район газетасында  бу хакта Семайкиннар гаиләсенең рәхмәт хаты да басылган. ”30 ноябрь көнне  9 яшьлек улыбыз Сергей иптәшләре белән уйнап йөрде. Шунда алар буага төшеп  бозның ныклыгын  сынап карарга уйлыйлар. Уеннан уймак чыга дигәндәй,  бу уен  безнең Сережа  өчен күңелсез  төгәлләнә:  әле ныгырга да  өлгермәгән  боз баланы  чыдатмый һәм ул суга убылып төшә. Сережа гаять авыр хәлдә кала. Биредә суның  тирәнлеге ике метрга җитә..

    Бу хәлне  Күтәмә урта мәктәбе  укучылары Радик һәм Альберт Мингатиннар  күреп алалар һәм Сережага  ярдәмгә ашыгалар.  Улыбызның тормышы сакланып калына. Кыю пионерларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез”.

    Әлеге вакыйгада катнашучыларны да таба алдым. Коткаручылар Әлмәт шәһәрендә яшиләр икән. Алар белән дә телефон аша сөйләштек. Әүвәл Радик Мингатин белән.

    -Истә, өчәү уйнап йөри идек, Сергей безнең белән. Ничегрәк булганын төгәл хәтерләп тә бетерә алмыйм, әмма газетага язганнары хәтердә.

    -Сергей белән аралашасызмы?

    -Без дуслар, классташлар. Казанда институтларда да бер чорда укыдык. Дөрес, хәзер күптән күрешкән юк. Ул хәзер авылда торып читкә йөреп эшли бугай. Ә теге вакыйга турында абыйга шалтыратып карагыз әле, ул яхшырак хәтерлидер.

    Аның киңәше белән Альбертны да борчыдым.

    -Ул вакытта Кутеминка елгасында бозда уйнап йөри идек. Сергей төшеп китте, аны, шуышып килепме, ничектер тартып чыгардык инде. Аннан чаба-чаба кайттык, Сергей, өйдә оршырлар дип, башта безгә кайтты.  Кич белән әтисе Александр Петровичның безгә килеп рәхмәт әйткәне истә. Малай-шалай вакыт бит, төрле чаклар булган инде. Сергей урынына без дә суга төшеп китәргә мөмкин идек, аңа ул көнне күбрәк “повезло”. Иң мөһиме – хәзер барыбыз да исән-саулар, - дип көлә Алберт Мингатин.

    Фото: архив.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: