Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән яшьләре һөнәр алгач туган якка эшкә кайтмыйлар. Сәбәбе нидә?

Ел саен дистәләгән якташыбыз уку йортларын тәмамлый. Быел да 102 райондашыбыз югары уку йортларын тәмамлап, Диплом алганнар. Казан университетын гына да - 24, Яр Чаллы педагогия институтын - 10, Казан технология университетын – 9, энергетика университетын – 6, аграр университетын – 5, медицина университетын 4 кеше бетергән. Шуларның берничәсе генә районга кайткан.

-Мин монда эшкә кайтмыйм, районда перспектива юк, - диде миңа Чирмешән егете,  ветеринария академиясенең 4 нче курс студенты Фәрит Дәүләтшин. - Без бер сыйныфта 18 кеше укыдык, мин белгәнчә, аларның берсе дә районга кайтырга планлаштырмый. Яшьләргә эш юк бит монда.

Ул һәм төрле югары уку йортларында белем алучы яшьләр һәм аларның укытучылары Чирмешән лицеенда район мәктәпләренең чыгарылыш  сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр.

Казан һәм Яр Чаллы уку йортлары вәкилләр әлеге чарага  җитди әзерләнеп килгәннәр. Роликлар күрсәттеләр, буклетлар, календарьлар тараттылар, кыскасы, үзләренә укырга керергә кыстадылар.

Бүген район мәктәпләренең 11 нче сыйныфларында 113  бала белем ала. Аларның  күпчелеге мәктәпне тәмамлагач нинди һөнәр үзләштерүләрен сайлаганнар. Дөрес, сорап-сорап карадым, сөйләшеп куйган кебек, конкрет кайда барасыларын әйтәселәре килми, “сер булып калсын әле”, диләр.

Ә менә быел мәктәпне тәмамлаган якташларыбызның кайда  укулары  инде сер түгел, 11 нче классны бетергән 112 райондашыбызның  100 се Казан, Яр Чаллы, Самара, Чабаксар  югары уку йортларына укырга кергәннәр,  араларында укытучы, врач, инженер, төзүче, икътисадчы, юрист  һөнәрләрен сайлаучылар күп. Бер кеше эшкә урнашкан, тагын бер егет армиягә китәргә тиеш, калганнар  көллиятләрдә  һөнәр үзләштерәләр.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән белешүебезчә, бүген район оешмаларына бүхгалтерлар, ветеринария врачлары, кибетчеләр, врачлар, укытучылар, машина йөртүчеләр, агрономнар, инженерлар, зоотехниклар, тракторчылар кирәк.

-Мәктәпләрдә укытучыларга, аеруча математика, физика, химия фәннәре буенча, ихтыяҗ бар,  -  ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флюра Рәхимҗанова. – Ел саен ике-өч яшь белгеч кайта, быел да дүрт кеше эшкә урнашты, ләкин төгәл фәннәр буенча түгел шул.

Район үзәк больницасына  да врачлар кирәк икән. “ Стоматологка, терапевтка, педиатрга эш бар”,- диделәр кадрлар бүлегендә. Быел монда бер яшь белгеч – педиатр эшкә килгән. Башкортостаннан...

Авыл хуҗалыгы тармагында бүген белгечләр җитми түгел, алар, гомумән, юк. Хуҗалыкларга ветврачлар, агрономнар, инженерлар, бухгалтерлар кирәк.

Фәриткә дә бу хакта сөйләдем. “Бүген районда эш урыннары бар”, -дидем.

-Акчасы юк бит аның. Бүген 15 мең эш хакына ничек яшәп була?! Әле аның кадәр булса. Йорт салырга, гаилә карарга, балалар үстерергә. Мин бит ир-егет, гаиләмне тәэмин итәргә тиеш. Әти-әниемә  булышу да  минем бурыч, - диде әңгәмәдәшем.

Фәрит белән тагын сөйләшеп утырдык, туган якка мәхәббәт, патриотик хисләр турында да...

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев