Чирмешән уртасындагы күлгә кабат су тутыралар, аны елгадан агызалар.
Бик матур, кунакларга да күрсәтерлек, балалар уен мәйданчыклы, фонтанлы бу тирәне чисталап та куйганнар.
Кызганыч, бүген күлдә аккошлар, үрдәкләр генә юк, моңа кадәр, былтыр да биредә йөзгән кошларның гомерләре озын булмады, ябык бинага күчергәч тә, кышкы климатка яраклаша алмадылар.