Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 23 июнь 2017 яңалыклары

    • 23 июнь 2017 - 12:25
      Чирмешәннең “Кояшлы“ ял лагерында видеокамералар куелачак
      Чирмешәннең "Кояшлы" балалар ял лагерында озакламый видеокамералар куелачак. Металл тикшергеч, тревога сигнал бирү кнопкасы да бу объектта куркынычсызлыкны тәэмин итәргә сак эшен көчәйтергә булышачак. Бу приборларны алу өчен якын көннәрдә үк бюджеттан акча бирергә килештеләр. Террорчылыкка каршы һәм хокук бозуларны кисәтү, профилактикалау буенча район комиссияләренең берләштерелгән утырышында билгеләп үтелгәнчә, балаларның...
      763
      0
      0
    • 23 июнь 2017 - 11:00
      Чирмешән районы авыллары чәчәкләргә күмелә
      Авылларыбыз урамнарын матур, заманча йортлар бизи. Дөрес, гади генә өйне дә үрнәк итеп тотарга була, кул астындагы әйберләр белән матурлык тудырырга мөмкин. Районыбызда күзләрне иркәләүче, урамнарыбызга ямь биреп торучы йортлар һәр авылда бар. Лашман авыл җирлегендә Әмир авылындагы иң матур йорт, аның тирәсен тәртиптә тотучы хуҗалыкны сорагач, озак уйламыйча, Салават...
      578
      0
      0
    • 23 июнь 2017 - 08:00
      Чирмешән укучылары коррупциягә каршы
      Район мәгариф оешмаларында укучыларга башлангыч класслардан ук ришвәтчелекнең - коррупциянең начар нәрсә икәнен төшендерәләр. Алар ришвәт бирүнең дә, алуның да җинаять, начар гамәл икәнен белеп үсәләр. -Мәктәпләрдә бу темага класс сәгатьләре уздырыла. Укучыларыбыз үзләренең ришвәтчелеккә каршы булуларын район, республика күләмендә уздырылучы рәсем, инша конкурсларында катнашып та раслыйлар, - ди район...
      572
      0
      0
    • 23 июнь 2017 - 07:00
      Иске Котышта бурычлылар юк
      Июнь башына торак-коммуналь хезмәтләр өчен (су белән тәэмин итү, чүп чыгару, ТСЖ түләүләре) район буенча барлыгы 393 мең 700 сум бурыч җыелган. Шуның 292 меңе, 74 проценты Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләрнеке. Әҗәтлеләр арасында район үзәгендә яшәүчеләр күп. Ә менә Иске Котыш авыл җирлеге бу яктан иң "чистасы", анда явыз түләмәүчеләр...
      602
      0
      0
    • 23 июнь 2017 - 05:35
      "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевның кызы Айгөл: "Әти җан биргәндә азан яңгырый иде"
      Кичә, кояш баткач, ифтарлар узгач, татар дөньясы кайгылы хәбәр алды - "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире, күп татар журналистларының остазы, татар матбугаты үсешенә искиткеч өлеш керткән күренекле шәхес Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң арабыздан киткән. Аңа 66 яшь иде. Исмәгыйль Шәрәфиевның вафаты турындагы хәбәрне "Татар-информ" агентлыгына озак еллар аның урынбасары...
      520
      0
      0
    Реклама