Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары коррупциягә каршы

Район мәгариф оешмаларында укучыларга башлангыч класслардан ук ришвәтчелекнең - коррупциянең начар нәрсә икәнен төшендерәләр. Алар ришвәт бирүнең дә, алуның да җинаять, начар гамәл икәнен белеп үсәләр. -Мәктәпләрдә бу темага класс сәгатьләре уздырыла. Укучыларыбыз үзләренең ришвәтчелеккә каршы булуларын район, республика күләмендә уздырылучы рәсем, инша конкурсларында катнашып та раслыйлар, - ди район...

Район мәгариф оешмаларында укучыларга башлангыч класслардан ук ришвәтчелекнең - коррупциянең начар нәрсә икәнен төшендерәләр. Алар ришвәт бирүнең дә, алуның да җинаять, начар гамәл икәнен белеп үсәләр.


-Мәктәпләрдә бу темага класс сәгатьләре уздырыла. Укучыларыбыз үзләренең ришвәтчелеккә каршы булуларын район, республика күләмендә уздырылучы рәсем, инша конкурсларында катнашып та раслыйлар, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова. - Шулардан да балаларның ришвәтчелек турында хәбәрдар булулары ачык күренә.

Мәктәпләрдә, гомумән, коррупциягә юл куймаска тырышабыз. Бердәм дәүләт имтиханнары барышында барлык таләпләр, кагыйдәләр дә үтәлә, шикаятьләр булганы юк.

Барлык уку йортларында да балаларның туклануы өчен ата-аналар взнослары банклар аша күчерелә. Ашханәләргә азык-төлек заказ буенча китерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined