Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы авыллары чәчәкләргә күмелә

Авылларыбыз урамнарын матур, заманча йортлар бизи. Дөрес, гади генә өйне дә үрнәк итеп тотарга була, кул астындагы әйберләр белән матурлык тудырырга мөмкин. Районыбызда күзләрне иркәләүче, урамнарыбызга ямь биреп торучы йортлар һәр авылда бар. Лашман авыл җирлегендә Әмир авылындагы иң матур йорт, аның тирәсен тәртиптә тотучы хуҗалыкны сорагач, озак уйламыйча, Салават...

Авылларыбыз урамнарын матур, заманча йортлар бизи. Дөрес, гади генә өйне дә үрнәк итеп тотарга була, кул астындагы әйберләр белән матурлык тудырырга мөмкин. Районыбызда күзләрне иркәләүче, урамнарыбызга ямь биреп торучы йортлар һәр авылда бар.


Лашман авыл җирлегендә Әмир авылындагы иң матур йорт, аның тирәсен тәртиптә тотучы хуҗалыкны сорагач, озак уйламыйча, Салават һәм Гөлнара Әгъләмовларны атадылар. Хәтта капка, коймалары да үзенчәлекле, хуҗалар аларны үз эскизлары белән заказ буенча ясатканнар. Өй каршына чәчәкләрне Әгъләмовлар бергәләп утырталар, бакчаны чүптән арындырып, тәртиптә тотуда балалары да булыша.

-Аларның йортлары тирәсендә бер вакытта да кимчелек табып булмый, кай арада өлгерәләрдер, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. - Салават әле үзенең тракторы белән авылдашларына да булыша, авыл урамнарын тәртипкә китерүдә катнаша, өмәләргә беренчеләрдән булып килеп җитә. Ә Лашман авылында Исхак белән Сиринә Әбүнәгыймов һәм Әхтәм белән Лилия Абзаловларның йортларын үрнәк итеп күрсәтергә була. Алар әле үз тирәләрендә генә тәртип булдырып калмыйча, күршеләренә дә булышырга вакыт табалар.

Абзаловлар бакча тутырып яшелчә, җиләк җимешен үстерәләр, өй аллары һәр елны иртә яздан көзгә кадәр шау чәчәктә утыра. Билгеле, бу зур тырышлык һәм уңганлык нәтиҗәсе.

-Чәчәк үсентеләрен теплицада үзем әзерлим. Астра, цинияләргә өстенлек бирәм, дәлияләр (георгин) яратам, - ди хуҗабикә Лилия Абзалова. - Бакча, йорт тирәсен тәртиптә тоту өчен күп хезмәт таләп ителә, аннан соң чисталыкны яратырга да кирәк. Яшьтән бу сыйфатлар тәрбияләнмәсә, кешене үзгәртеп булмый. Шуңа малайларны да хезмәткә җәлеп итәргә тырышабыз. Иремнең әти- әниләренең (инде мәрхүмнәр) дә бакчалары бик матур иде. Безне әти-әниләр матурлыкны яратырга өйрәтте, шуны дәвам итәбез.

Табигатьнең матур урынына урнашкан Девичья Поляна авылында да үрнәк йортлар күп. Юрий һәм Валентина Никитиннарның йорты яныннан сокланмыйча үтеп булмый, өй тирәсен елдан-ел төзекләндерә баралар, биредә чәчәкләрнең ниндие генә үсми, алар көзгә кадәр урамга ямь биреп тора. Уңган хуҗаларның бакчаларында җимеш агачлары да күп.

Леонид Беловның өенә керү юлы ук чәчәкләргә күмелгән. Ир кешенең бакчасын шулкадәр тәртиптә тотуына ис китәрлек. Заманча йорты, капка-коймалары да зәвык белән эшләнгән. Авылларыбызны менә шундый йортлар бизи дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X