Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәннең “Кояшлы“ ял лагерында видеокамералар куелачак

Чирмешәннең "Кояшлы" балалар ял лагерында озакламый видеокамералар куелачак. Металл тикшергеч, тревога сигнал бирү кнопкасы да бу объектта куркынычсызлыкны тәэмин итәргә сак эшен көчәйтергә булышачак. Бу приборларны алу өчен якын көннәрдә үк бюджеттан акча бирергә килештеләр. Террорчылыкка каршы һәм хокук бозуларны кисәтү, профилактикалау буенча район комиссияләренең берләштерелгән утырышында билгеләп үтелгәнчә, балаларның...

Чирмешәннең "Кояшлы" балалар ял лагерында озакламый видеокамералар куелачак. Металл тикшергеч, тревога сигнал бирү кнопкасы да бу объектта куркынычсызлыкны тәэмин итәргә сак эшен көчәйтергә булышачак.

Бу приборларны алу өчен якын көннәрдә үк бюджеттан акча бирергә килештеләр. Террорчылыкка каршы һәм хокук бозуларны кисәтү, профилактикалау буенча район комиссияләренең берләштерелгән утырышында билгеләп үтелгәнчә, балаларның җәйге ягы вакытында контрольны көчәйтү мөһим.
-Ниндидер таләпләр куелган икән, аларны үтәргә кирәк, монда балалар иминлеге турында сүз бара, - дип район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, райондагы мәгариф учреждениеләрендә саклык чараларына даими игътибар бирелергә тиешлеген әйтте.
Шул ук "Кояшлы" лагерында төнлә махсус сак хезмәте каравылчылары дежур тора, бу объектта полиция хезмәткәрләре дә еш була икән.
Саклык, уяулык, террорчылыкка, экстремизмга каршы көрәш чаралары хакында, гомумән, бүгенге утырышта җитди сөйләшү булды. Сабантуйлар алдыннан бу һич артык түгел. Кешеләр күп җыелучы мондый бәйрәмнәр барыбыздан да уяулык сорый. Йортлар чормаларын, подвалларны, керү-чыгу юлларын тикшерү, ят, шикле кешеләр турында полициягә хәбәр итү, халык, хезмәткәрләр арасында аңлату эшләре, инструктаж үткәрү террорчылык гамәлләрен кисәтү өчен кирәк.
Бәйрәмнәр вакытында электр, газ, су белән тәэмин итүче, элемтә, медицина хезмәте күрсәтүчеләр дежур торырга, үз хезмәтләрен өзүне булдырмаска бурычлы.
-Теләсә нинди хәлгә әзер торыйк, монда вак-төяк юк, барысы да мөһим, - диде район башлыгы әлеге мәсьәләне тикшергәндә.
Тормыш бит, янгын да чыгарга, табигать көйсезлеге дә булырга мөмкин.
Сүз уңаенда. Чирмешәндә, төрле объектлар, биналар тирәсендә куелган видеокамераларны кабат тикшерергә, аларны видеотөшерү режимына үзгәртеп көйләргә, моңа, кирәк икән, средстволар табарга да килештеләр, юкса кайбер камералар эленеп кенә тора.
Утырышта балаларның үз-үзләренә кул салу очракларының сәбәпләрен эзләргә тырыштылар. Былтыр республикада шундый 13 очрак булган. Моңа кадәр дә суицид байтак гаиләне кайгылы иткән. Шушы 13 баланың икесе нибары 10 яшьтәгеләр.
Улларга-кызларга гел игътибарлы булырга, аларны яратырга, ачыктан-ачык сөйләшергә, булышырга кирәк. Кайбер балалар сәгатьләр, төннәр буе компьютер каршында утыруга гадәтләндек инде. Ул анда нәрсә карый, нәрсә укый, бик кызыксынмыйбыз да. Күп нәрсә, билгеле, гаиләгә, андагы атмосферага, мөнәсәбәтләргә бәйле. Психологлар ярдәме дә кирәк.
Утырышта Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов, районның яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек җитәкчесе Илдус Мәссаров, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова һәм башкалар чыгыш ясады.
Утырышта каралган бу һәм башка кайбер мәсьәләләр уңаеннан карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән лагерЬ сигнализация