Чирмешән уртасындагы күлдә су азаеп бара. Монда, имеш, футбол мәйданчыгы ясамакчылар. Дөресме икән?
Фазыйл.
Чирмешән.
Әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев болай дип җавап бирде:
-Бу дөрес хәбәр түгел, Чирмешәндә футбол мәйданчыклары болай да җитәрлек. Ә күлгә су тутырылачак. Әлегә кадәр без моны махсус эшләмичә тордык,...