Апрель аена бакча эшләре
Апрель- язның үзенә күрә бик тә матур һәм мәшәкатьле ае. Безнең шартларда апрельдә һаваның уртача айлык температурасы +3°С ка якынлаша, ай ахырына таба кайбер көннәрне температураның +20-25°С ка кадәр җиткән еллар да шактый.
Апрельдә ачык грунтта чәчү өчен чәчүлек орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк. Кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат,...