Урманасты Үтәмештә чисталыкка игътибар зур
Безне яшьтән үк әти-әниләр чисталыкка өйрәтте. Әби: "Иң элек урам, ишек алдыңны чистарт!" дия иде. Шул сүзләр канга сеңгән, балаларны да шулай үстердек.
Мин өй алдындагы бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Иртә яздан көзгә кадәр бакчабыз чәчәктә утыра. Шулар арасында пластик шешәләрдән, иске савыт-сабадан, башка кирәкмәс әйберләрдән төрле чәчәкләр, "гөмбәләр, җәнлекләр"...