Административ комиссия чирмешәнлеләргә 100 мең сумнан күбрәк штраф салган
Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия членнары үткән атнада Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Чумачка, Иске Үтәмеш, Иске Сережкино, Якты Тау, Тукай авылларындагы чисталыкны тикшергән.
-Авылларның чистара баруы куанычлы, халык бу мәсьәләгә җаваплы карый, - ди административ комиссиянең җаваплы секретаре Татьяна Якимова. -Өч авыл җирлегенә керүче авылларда булып, беркетмә төзерлек кимчелекләр,...