“Сөлчә“дә җиңүче комбайнчыны симез үгез көтә
Әтиле-уллы Алексей һәм Михаил Уламасовлар бик иртә торып, бик соң өйгә кайталар. Бүген алар бик кирәк белгечләр - механизаторлар.
-Уңыш яхшы быел, бункерлар тиз тула,- ди 6 ел комбайнчы стажы булган Михаил.- Ремонт өчен түләделәр, урактан соң да буш итмәячәкләр, бездә эш кешесенә хөрмәт бар, килешкән вәгъдәне үтиләр. Без малны...