Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 27 май 2016 яңалыклары

    • 27 май 2016 - 13:24
      Чирмешәндә печәнгә төштеләр
      Быел печәнгә шарты килде, вакытындагы яңгырлардан, җылылардан соң вак-төяк мал өчен үләннәрне хәтта урамнардан, тыкрыклардан ук чабып алырлык. "Шундый елны да терлек азыгы хәстәрли алмасак инде", - диделәр хуҗалык җитәкчеләренә районның авыл хуҗалыгы белгечләре "ЧирмешәнАГРО" җәмгыятендә кичә узган семинар-киңәшмәдә. -Кызу, 30 градус бит. Минем, ярый әле, кабинада кондиционер бар, барыбер...
      0
      0
      0
    • 27 май 2016 - 12:17
      Чирмешән эшмәкәрләре футбол уйнады
      Район эшмәкәрләре һөнәри бәйрәмнәрен футбол кырында билгеләп үттеләр. Бу көнне эшмәкәрләр командасы эшче резерв командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәрде. Эшкуарлар спортта да сынатмады - 9:3 белән оттылар. -Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге тәкъдиме белән, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырган уеннарда эшкуарлар бик теләп катнашты, - ди район...
      799
      0
      0
    • 27 май 2016 - 07:44
      Чирмешән районы эшмәкәрләренең проблемалары байтак
      Авылларда иске йортларны Ана капиталына сатып алалар һәм яңа хуҗалар бу торакны килеп тә карамый, салымын да түләми. Күпчелек авыл җирлекләре башлыкларын борчучы бу сорауны, очрашу вакытында, Татарстан Республикасы буенча Россия монополиягә каршы хезмәтнең Федераль идарә җитәкчесе урынбасары Павел Козелга да җиткерделәр. -Башка районнарда моңа охшаш сораулар биргәннәре юк иде...
      549
      0
      0
    • 27 май 2016 - 07:02
      Чирмешән районында авариядә кеше гомере өзелде
      Югары Кармалка янында булган авариядә 1977нче елгы якташыбыз - Бәркәтә кешесенең гомере өзелде. Юл - транспорт һәлакәте төнге сәгать бердә булган. Югары Кармалка тирәсендә "ундүртле" Жигули борылышта әйләнеп каплана. Авария машина йөртүченең транспорт чарасы белән идарәне югалтуы аркасында килеп чыга. Нәтиҗәдә 39 яшьлек ир-ат һәлакәт урынында ук үлгән. -Җәй айларында...
      913
      0
      0
    • 27 май 2016 - 05:04
      Чирмешән районында май аенда туган юбилярларны тәбрикләделәр
      Май аенда Лашман авылында яшәүче Оркыя әби Зәкиевага 95 яшь тулды. 1921нче елны туган якташыбыз гомере буе диярлек авылда урнашкан ремонт - техника станциясендә эшләгән. Анда аш пешергән, башка эшләрне дә башкарган. Кыенлыкларны да байтак күрергә туры килә. Ул тормышка чыкмаган, гомере буе үзе генә яшәгән. Оркыя әбинең иң якын...
      801
      0
      0
    Реклама