Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 28 апрель 2016 яңалыклары

    • 28 апрель 2016 - 16:00
      Ивашкинода тагын янгын
      Ут казасы хакында янгын сүндерүчеләргә кичке алтылар тирәсендә хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерү машиналары килгәндә, бурадан күтәрелгән абзар инде ялкын эчендә була. Аңардан күчкән ут хуҗаларның иске йортлары түбәсенә дә бераз зыян салып өлгергән. Шөкер, яңа өйне уттан алып калалар. Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана. Бу...
      581
      0
      0
    • 28 апрель 2016 - 11:38
      Чирмешән лицее укучысы Надежда Захарова Россия күләмендә танылды
      Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиадага нәтиҗә ясалды һәм олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу олимпаданың интернет турында "Чирмешән лицее"нда укучы балалар да катнашкан иде. Шулар арасыннан 8 нче б сыйныфының рус төркемендә укучы Надежда Захарова йомгаклау турына чакырылды....
      719
      0
      0
    • 28 апрель 2016 - 10:43
      Чирмешән районы авылларында көтү чыкты
      Районыбызның кайбер авылларында, әйтик, Иске Котышта, Иске Элмәледә, Яңа Элмәледә көтү апрель аенда ук чыккан. Күпчелек авылларда терлекләрне көтүгә майның беренче көннәрендә саф һавага чыгарырга җыеналар. Көтү мәсьәләсен хәл итү өчен авыл җирлекләре Советлары, халык белән очрашып, җыелышлар уздырганнар. Ивашкинода көтү 3 май көнне чыгачак, биредә малларны чиратлашып көтәргә ниятләгәннәр....
      523
      0
      0
    • 28 апрель 2016 - 08:26
      Чирмешәндә әниләргә һәйкәл куелачак
      Район башкарма комитеты район үзәгендә куелачак "Ана һәйкәле" эскиз проектын ясатуга конкурс игълан итә. Конкурс шартлары хакында түбәндәге адрес белән мөрәҗәгать итәргә була: Чирмешән авылы, Совет урамы, 32 йорт, 2 кат, 11 кабинет (Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге). Тел. 8(84396) 2-54-49.
      479
      0
      0
    • 28 апрель 2016 - 08:09
      "Яңа Гасыр" каналы хоккейны татарча күрсәтергә җыена
      Бу хакта журналистлар белән очрашкач "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Әминов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, "ТНВ-Планета" телеканалын караучылар "Ак барс" матчларын күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә икән. Ә бу канал бары татарча тапшырулар гына күрсәткәч, хоккей да татарча тапшырылырга тиеш. "Моның ничек килеп чыгасын белмим. Яңа сезонда команда белән...
      593
      0
      0
    • 28 апрель 2016 - 07:47
      Һәр ветеран – үзе бер язмыш
      Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 23 ветеран яши. Аларның сафы елдан - ел сирәгәя бара. Кайбер авылларда сугышта катнашкан ветераннар инде бер дә калмады. Саминовкада яшәүче Прасковья Иванова райондашларыбыздан, сугышта катнашкан хатын - кызлардан әле дә исән - сау бердәнбер ветеран. 1943нче елның көзендә аңа повестка килә. Якташыбызны Курск...
      806
      0
      0
    • 28 апрель 2016 - 05:53
      Чирмешәндә сәламәтлек өчен куркыныч аракы сатканнар
      "Астан" аракы саткан бер якташыбызга җинаять эше кузгатканнар. Ул саткан хәмерне экспертиза тикшергәч, исерткечнең сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеге ачыклана. Гомумән, быелның өч аенда районның полиция хезмәткәрләре 67 литр алкоголь һәм спиртлы эчемлекне законсыз әйләнештән алганнар. Кагыйдәләрне санга сукмыйча кәсеп итүчеләр ярты һәм биш литрлы пластик савытларда хәмер сата: бернинди этикеткасы,...
      742
      0
      0
    • 28 апрель 2016 - 05:39
      Чирмешән районы хәбәрләре
      Яшьләр Җиңү символын тарата "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасының райондагы активистлары район үзәгендә Җиңү символын - тасмалар тараттылар. -Кайбер райондашларыбыз георгий тасмасын, туганнарыбызга, якыннарыбызга да булыр дип, икешәр- өчешәр дә сорап алдылар, - ди оешманың райондагы бүлеге җитәкчесе Алинә Нуретдинова. - Бу акцияне әле дәвам итәчәкбез,...
      0
      0
      0
    Реклама