Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 29 март 2016 яңалыклары

    • 29 март 2016 - 10:55
      Хәбир хәзрәт район газетасы журналистларына рәхмәт әйтеп китте
      Чирмешән мәчете имамы Хәбир Ханов бездән шактый ерак Новокузнецк шәһәренә китәр алдыннан "Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясенә дә кереп, саубуллашып чыкты. -Бик тату эшләдек, рәхмәт, киләчәктә дә элемтәләрне өзмик,- диде ул. Хановлар Кемерово өлкәсенә бу атна азагында юлга кузгалалар. Билетлары алынган. Новокузнецкига поездда ике тәүлек барасы икән. Хәбир хәзрәт быел...
      776
      0
      0
    • 29 март 2016 - 10:35
      “Безнең Чирмешән“ газетасына 1 меңнән артык кеше язылган
      1 апрельдән, елның икенче яртысында алдыру өчен, матбугат басмаларына яздыруның төп этабы башланды. Моңа кадәр кайбер райондашларыбыз газета-журналларга вакытыннан алда, элеккеге бәяләр буенча заказ биреп куйдылар. "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га, мәсәлән, меңнән артык карточка тутырылган. Матбугат басмаларына язылу белән бәйле сорауларыгыз булса, хат ташучыларга һәм район почта участогына мөрәҗәгать...
      511
      0
      0
    • 29 март 2016 - 07:59
      Чирмешән районында агрономнар да, ветеринария врачлары да кирәк
      Язгы чәчүгә санаулы гына көннәр калып бара, ә кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә агрономнар гына да юк. -"Чирмешәнагрохезмәтләре", "Үтәмешагро", "ЧирмешәнАГРО", "Кара Чишмә", "Алга" җәмгыя­ть­­ләрендә кадрлар проб­­лемасы аеруча кискен, -ди район авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Свет­лана Галәүтдинова. - Хуҗалыкта баш белгечләр дә җитешмәгәндә зур табышка өмет аз. "Чирмешәнагрохезмәтләре"ндә...
      514
      0
      0
    • 29 март 2016 - 07:03
      Чирмешән авыл хуҗалыгы предприятиеләре орлыкларын тикшерүгә җибәрде
      Район хуҗалыкларында язгы чәчүгә әзерләнгән орлыкның яртысы диярлек массакүләм репродукцияле, ягъни, белгечләр аңлатуынча, картайган. "Россельхозцентр"ның район бүлегендә эшнең кызу чоры - хуҗалыкларда быел чәчеләчәк орлыкларның сыйфатын тикшерәләр. - Быел язгы чәчү өчен районда 10 мең тоннага якын орлык кирәк булачак , - ди әлеге оешма җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. -Барлык авыл...
      732
      0
      0
    • 29 март 2016 - 05:14
      Чирмешәнлеләр чемпионлыкны кулдан ычкындырды
      Татарстан республикасының хоккей буенча беренчелегенең Мамадышта узган финал уеннарында чирмешәнлеләр хуҗаларга 5:3 исәбе белән оттырып кайтты. Якташларыбыз - көмеш медаль иясе. Моңа кадәр, серияләр буенча, исәп 1:1 иде. Якшәмбе көнне үткән уенда исә бәхет мамадышлыларга елмайды. Шулай итеп, алар безнең "Корыч ябалаклар"ны ике тапкыр җиңүгә иреште. Командабыз уенчысы Руслан Маковей...
      450
      0
      0
    • 29 март 2016 - 04:51
      Иң күп бүләкләр Чирмешәннең “Корыч ябалаклар”ында
      "Юбилейный" боз сараенда "Шешмаойл" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең идарә компаниясе призларына хоккей турниры узды. Кызлар арасында узган уеннарда Арча, Самара өлкәсе һәм Чирмешән командалары очрашып, безнекеләр беренче урынны яуладылар. 2004нче елда туган малайлар командалары арасында Тольятти, Лениногорск, Биектау һәм Чирмешән хоккейчылары ярышты. Монда да безнең "Корыч ябалаклар" җиңүче булды. 2007-2008нче елда...
      507
      0
      0
    Реклама