Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Хәбир хәзрәт район газетасы журналистларына рәхмәт әйтеп китте

Чирмешән мәчете имамы Хәбир Ханов бездән шактый ерак Новокузнецк шәһәренә китәр алдыннан "Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясенә дә кереп, саубуллашып чыкты. -Бик тату эшләдек, рәхмәт, киләчәктә дә элемтәләрне өзмик,- диде ул. Хановлар Кемерово өлкәсенә бу атна азагында юлга кузгалалар. Билетлары алынган. Новокузнецкига поездда ике тәүлек барасы икән. Хәбир хәзрәт быел...

Чирмешән мәчете имамы Хәбир Ханов бездән шактый ерак Новокузнецк шәһәренә китәр алдыннан "Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясенә дә кереп, саубуллашып чыкты.

-Бик тату эшләдек, рәхмәт, киләчәктә дә элемтәләрне өзмик,- диде ул.
Хановлар Кемерово өлкәсенә бу атна азагында юлга кузгалалар. Билетлары алынган. Новокузнецкига поездда ике тәүлек барасы икән.
Хәбир хәзрәт быел Казанда укуын тәмамларга, югары ислам белеме алу турында диплом алырга җыена. Шуңа күрә әүвәл туган якка ешрак кайткаларга туры киләчәк.
Хәерле юл, сиңа, хәзрәт. Ходай яңа урында да макталып эшләргә көч-куәт, гыйлем, сабырлык бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Журналисты Чирмешән мәчетендә мәчет имамы