Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 17 февраль 2016 яңалыклары

    • 17 февраль 2016 - 16:49
      Чирмешән районының иң яхшы тәрбиячесе "Каенкай"да эшли
      "Каенкай" балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Татьяна Галәүтдинова "Ел тәрбиячесе" район бәйгесенең җиңүчесе дип танылды. "Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Яруллина - икенче, "Ромашка"дан Татьяна Вәлиева өченче урын ияләре. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм акчага сертификат тапшырдылар. Татьяна Валерьевна һәм Ләйсән Рөстәмовна бәйгенең Нурлатта узачак зона этабында да катнашачаклар. Татьяна Галәүтдинова Яр Чаллы...
      481
      0
      0
    • 17 февраль 2016 - 11:56
      Чирмешән районында каһарман шагыйрьне искә алдылар
      Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан Урманасты Үтәмеш мәдәният йортында искә алу кичәсе үткәрелгән. Мәктәп укучылары, авыл халкы, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе хатын-кызлары шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләгәннәр, җыр-биюгә дә урын булган. Иске Элмәле авыл китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Өзелгән җыр эзеннән" исемле әдәби...
      673
      0
      0
    • 17 февраль 2016 - 10:06
      Чирмешәннең “Ак калфак” кызлары солдатларга хат язганнар
      Чит җирләрдә армия сафларында хезмәт итүче райондашыбыз, 22 татар егете, "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан туган телләрендә котлау открыткалары да алачак. -Чирмешэн үзәк китапханәсендә "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы Чирмешән бүлегенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда Түбән Чегодай, Кармыш, Бәркәтә, Иске Кади, Якты Тау, Лашман, Туймәт, Югары Кәминкә авылларында әлеге оешма бүлекчәләре...
      812
      0
      0
    • 17 февраль 2016 - 07:42
      Чирмешәндә элемтәчеләр Тукай шигырьләрен укыдылар
      Чирмешәндәге үзәк китапханәдә "Таттелеком" җәмгыятенең район электр элемтәсе участогы коллективы катнашында Тукай укулары оештырдылар. Биредә Габдулла Тукайның 130 еллыгы кысаларында чаралар еш уза. Бу көнне дә китапханә хезмәткәрләре кунакларга әүвәл бөек шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентация күрсәттеләр, аның иҗаты турында тәфсилләп сөйләделәр. Элемтәчеләр дә җавапсыз калмады, алар үзләренең чыгышларын "Туган...
      651
      0
      0
    • 17 февраль 2016 - 06:23
      Чирмешән районында байлык чүп астында кала
      Кемдер сөйләдеме, каяндыр укыдыммы икән, Германиягә яшәргә киткән безнең бер россиялегә, имеш, консерва банкасын юмыйча чүп савытына ташлаган өчен, штраф салганнар. Һәр нәрсәдә тәртип яратучы, сакчыл немец халкы янә эшкәртелүгә китәчәк чималны шулай әрәм-шәрәм итмәскә күнеккән. Ә бездә... Ни бар, тотабыз да, барысын да җир астына күмеп куябыз. Тәмам баюыбыз...
      722
      0
      0
    • 17 февраль 2016 - 05:22
      Чирмешән районы хәбәрләре
      Район газетасы редакциясе быел да шахмат турниры үткәрәчәк. Ир-атлар, хатын-кызлар, мәктәп укучылары катнашачак әлеге чара март урталарына билгеләнде. Районда "Ел тәрбиячесе" бәйгесенең беренче турына йомгак ясалды. Икенче турга узган сигез тәрбияче арасында җиңүчене бүген финалда билгелиләр. Ивашкино балалар бакчасына кабат төзүчеләр килде. Биредә бинаның тышкы ягын сайдинг белән тышлыйлар. Узган...
      0
      0
      0
    Реклама