Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә көрәшчеләр “тузан туздырды”

Сабан туе батырларын үстерү өчен бәйге келәмнәрен ешрак кузгатырга кирәк. Милли көрәш тренерларыбыз шулайрак ди. Әнә бу яктан тиктормас лашманлылар укучылар арасында районда оештырылган бәйгегә 20 ләп көрәшче алып килделәр. Килделәр дә һәм җиңеп, төп бүләкләрне дә алып киттеләр. Утыз Имәндә дә әлеге спорт төрен уятмакчылар. Моңа шушы авыл егете...

Сабан туе батырларын үстерү өчен бәйге келәмнәрен ешрак кузгатырга кирәк.

Милли көрәш тренерларыбыз шулайрак ди. Әнә бу яктан тиктормас лашманлылар укучылар арасында районда оештырылган бәйгегә 20 ләп көрәшче алып килделәр. Килделәр дә һәм җиңеп, төп бүләкләрне дә алып киттеләр.
Утыз Имәндә дә әлеге спорт төрен уятмакчылар. Моңа шушы авыл егете Алмаз Сәйфетдинов алынган.
-Минем үземне әтием Якуб көрәшергә өйрәтте. Абыйлар да көрәшә иде. Заманында безнең мәктәп командасының да бу төрдән районда беренче урынны алган еллары булды. Бүген менә ярышка бары бер укучы алып килдем, - ди ул. - Шөгыльләнү өчен залыбыз, маталарыбыз бар. Былтыр нефтьчеләр тренажерлар да бирделәр. Мәктәптә балалар гына азрак шул, түгәрәккә биш-алтау гына йөриләр. Аларны кызыктырмасаң, ярышлар оештырмасаң, көрәш ничек үссен инде?!
Физкультура-савыктыру комплексы спорт залында оештырылган бәйгедә исә 50гә якын укучы катнашты. Район үзәге мәктәпләреннән, Күтәмәдән, Утыз Имән, Ивашкино, Яңа Элмәле, Кармыш, Лашман авылларыннан яшь көрәшчеләр пыр тузып бил алышты монда.
Гомумкоманда беренчелегендә җиңүчегә дигән зур кубокка Лашман мәктәбеннән тренер Рафик Гатин шәкертләре ия. Кадетлар интернат-мәктәбе көрәшчеләре - икенче, Чирмешән лицее укучылары - өченче.
Ә шәхси беренчелектә үз үлчәү категорияләрендә кадетлар интернат-мәктәбеннән Илшат Лотфуллин, Тимур Гусейнов, Арслан Ибраһимов, Лашманнан Рузиль Галимов, Данияр Гайфетдинов, Азат Кәримов, Эдуард Ковшик, Инсаф Галимов, Равил Гатин, Тимерҗан Ибраһимов, Динар Шакиров, Нәзир Ибәтуллин, Чирмешән лицееннан Наил Зыятдинов, Булат Вахитов җиңүчеләр дип танылдылар.
Бәйгедән фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/8381-lashman-k%D3%A9r%D3%99shchel%D3%99re-rayon-turniryi-%D2%97i%D2%A3%D2%AFchel%D3%99re-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы көрәш Сабан туе