Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Төрекмәнстан белән араларны Интернет якынайта

Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган ил. Мөгаен, әлеге әйтемнең мәгънәсен, бу хисләрне, сагынуны үз йөрәге аша кичергәннәр генә тирәнтен аңлыйдыр. 34 ел читтә яшәгән Беляевларны да җирсү кабат туган якларга кайтара. Суфия апа белән Әхсән абыйның Төрекмәнстаннан кайтып Чирмешәндә яши башлауларына да биш ел вакыт үткән. Алар район...

Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган ил. Мөгаен, әлеге әйтемнең мәгънәсен, бу хисләрне, сагынуны үз йөрәге аша кичергәннәр генә тирәнтен аңлыйдыр.

34 ел читтә яшәгән Беляевларны да җирсү кабат туган якларга кайтара. Суфия апа белән Әхсән абыйның Төрекмәнстаннан кайтып Чирмешәндә яши башлауларына да биш ел вакыт үткән. Алар район үзәгендә йорт сатып алганнар, эшкә дә урнашканнар.
-Аллага шөкер, бик матур торабыз, - ди Суфия апа. - Чирмешәнгә кайткач пенсиягә чыктык, әле дә эшләп йөрибез, кош-корт асрыйбыз, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, ни дисәң дә, алар - иш янына - куш.
Чирмешәнгә иң элек аларның кызлары кайтып урнаша, аннан соң Беляевлар үзләре дә йортларын сатып, бирегә күченәләр.
1977 елда Чумачка егете Әхсән Түбән Кәминкә кызы Суфия белән гаилә коралар һәм, бәхет эзләп, Төрекмәнстан якларына чыгып китәләр. Моңа кадәр Әхсәннең әнисе һәм абыйлары Ашхабадта яши торган була.
-Анда бик яхшы урнаштык, үзем элемтә бүлеге начальнигы вазифасын башкардым, ирем дә җитәкче урыннарда эшләде. Ике квартиралы йортта яшәдек, ул һәм кыз үстердек, - ди Суфия апа. - 1993 елга кадәр туган якка кайтып йөрсәк тә, әти-әни, туганнар үлеп, төп йорт ябылгач кайтулар сирәгәйде. Ә туган як барыбер сагындыра. 2011 елда, ниятләдек тә, Чирмешәнгә юл тоттык.
Беляевлар Төрекмәнстандагы тормышларыннан зарланмыйлар. Тик, яшь барган саен, туган җир ныграк сагындыра икән. Алар төрекмән халкы турында да бик яхшы фикердә. Аларның кунакчыллыгы турында да исләре китеп сөйлиләр. Төрекманстанда калган хезмәттәшләре, дуслары белән элемтәне өзмиләр, Интернет аша хәбәрләшеп торалар Беляевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Интернет Төрекмәнстан