Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә үзсалым акчасы күпер-басма салуга да тотылачак

    Чирмешән авыл җирлегендә дә референдум үткәреп, халык ризалыгын ала алсалар, үзсалым акчаларын зур Чирмешән елгасы аша, Амур ягына узу өчен, күпер-басма ясауга, зиратларны төзекләндерүгә һәм яктырткычлар урнаштыруга, аларны карауга тотмакчылар. Үзсалым акчасының күләмен бер кешедән 500 сум исәбеннән җыярга килештеләр. Бу хактагы тәкъдимгә авыл җыенында катнашучылар да каршы килмәде. Хуплаулары...

    Чирмешән авыл җирлегендә дә референдум үткәреп, халык ризалыгын ала алсалар, үзсалым акчаларын зур Чирмешән елгасы аша, Амур ягына узу өчен, күпер-басма ясауга, зиратларны төзекләндерүгә һәм яктырткычлар урнаштыруга, аларны карауга тотмакчылар.

    Үзсалым акчасының күләмен бер кешедән 500 сум исәбеннән җыярга килештеләр. Бу хактагы тәкъдимгә авыл җыенында катнашучылар да каршы килмәде. Хуплаулары яхшы, үзсалым акчасына, бер сумга дүрт сум исәбеннән, республика да акча бирәчәк.
    2014нче елда җыелган үзсалым акчалары да кассада, тузмаган, аларны яңадан оформить итү мөмкин эш, ягъни ул чакта түләнгән акча быелгы исәпкә керәчәк.
    2014тәге әлеге референдум, искә төшерик, законсыз үткәрелгән дип табылды, шуңа күрә җыелган акча кулланылмады.
    Үзсалым акчасы балигъ булмаганнардан һәм аеруча кыен хәлдәге гаиләләрдән (җирлектә андыйларның исәбе бар) алынмаячак.
    Ел саен үткәрелүче зур җыелышта сораулар да була. Бу табигый, җитәкчеләр белән мондый формада очрашу, фикер алышу иң мөһим мәсьәләләрне ачыклау өчен - уңайлы форсат.
    Чирмешәннең Татарстан урамындагы күп фатирлы йортлар янында куелган бункер тирәсе еш кына чүплек оясына әверелә икән. Дөресрәге, каты көнкүреш калдыклары өчен махсус бу бункер янында чүп салынган пакетлар ертылып, андагы калдыклар тирә-юньгә тарала. Кемнәрдер, иренеп, пакетларын, капчыкларын бункерга салмый, аның янәшәсенә генә ташлап китә. Культурасызлык инде.
    Шул ук йортлар алларын кардан чистарту хакында да сүз булды. Аларда яшәүчеләр, кар яуса да, ул карны көрәп алырга иренеп, ишекләрне каерып кына ачалар. Югыйсә, сукмактагы, тротуардагы карны чистартып кую күп вакыт алмый, күп көч сорамый. Билгеле, район үзәгендә күп фатирлы йортларның керү-чыгу юлларын кардан арындыру, йөрерлек хәлдә тоту - җирле власть бурычы. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева бу мәсьәләне контрольга алачагын әйтте. Әгәр бу йортларда яшәүчеләр өстәмә рәвештә акча түләсәләр, үзара килешсәләр, ишек төпләрен дә башка кеше яллап чистарттырырга мөмкин.
    Амур ягында, Мәктәп һәм Октябрьская урамнары киселешендә, юлның бер урынында су җыелып тора, машиналар узганда, аны тротуарга кадәр чәчрәтеп китәләр. Моңа җавап итеп, Светлана Сарыйм кызы биредә торба салыначагын белдерде. Үз чыгышында ул этләр ияләрен дә кисәтте: якын көннәрдә үк урамда хәтта муенчагы булган, өере-өере белән йөрүче этләрне юк итә башлаячаклар. Аннары үпкәләп йөрмәсеннәр, хуҗалары этләрен бәйдә тотарга тиеш.
    Яшьләр урамы юлы кайчан ремонтланыр икән? Әлеге сорауга шунда ук җавап бирделәр: әлеге эшне быел башкару ниятләнә.
    Былтыр Чирмешәндә 32 яңа йорт, 4 йортка янкорма төзелгән. 2015 ел дәвамында җирлек буенча 82 бала туган. Җирлектә яшәүчеләр 859 баш мөгезле эре терлек асрый.
    Быел салым түләүләрен бик нык кырыслатырга җыеналар, ил буенча.
    Бу яктан район үзәгендә яшәүче кайберәүләргә тәртипләрен үзгәртергә туры киләчәк. Еллар буена салымнарны гына түгел, ә торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә түләмәүчеләрне (араларында җитәкчеләр, акчалы байлар да бар икән) суд юлында да йөртәчәкләр. Аңлату, үтенү файда бирмәгәч, нишләргә кала?! Әлеге авыл җирлегендә яшәүчеләрнең салымнар (недоимка) һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен 1 миллион 900 мең сум бурычы бар. Ул санны ничек тә киметергә кирәк.

    Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: