Район прокуратурасына иминиятләү оешмалары тарафыннан юл-транспорт вакыйгаларында бәхетсезлек очрагында тормышны иминиятләү рәвешендә өстәмә түләүле хезмәт тагу турында гражданнардан еш кына гаризалар керә. Бу "Транспорт чаралары ияләренең гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү турында" Федераль законны бозу булып тора.
Автотранспорт ияләре, гражданлык җаваплылыгын иминиятләү белән беррәттән, мәҗбүри иминиятләүгә карамастан җаваплылык барлыкка килү очрагында...