Район прокуратурасына иминиятләү оешмалары тарафыннан юл-транспорт вакыйгаларында бәхетсезлек очрагында тормышны иминиятләү рәвешендә өстәмә түләүле хезмәт тагу турында гражданнардан еш кына гаризалар керә. Бу "Транспорт чаралары ияләренең гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү турында" Федераль законны бозу булып тора.
Автотранспорт ияләре, гражданлык җаваплылыгын иминиятләү белән беррәттән, мәҗбүри иминиятләүгә карамастан җаваплылык барлыкка килү очрагында...
Район прокуратурасына иминиятләү оешмалары тарафыннан юл-транспорт вакыйгаларында бәхетсезлек очрагында тормышны иминиятләү рәвешендә өстәмә түләүле хезмәт тагу турында гражданнардан еш кына гаризалар керә. Бу "Транспорт чаралары ияләренең гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү турында" Федераль законны бозу булып тора.
Автотранспорт ияләре, гражданлык җаваплылыгын иминиятләү белән беррәттән, мәҗбүри иминиятләүгә карамастан җаваплылык барлыкка килү очрагында тормышка, сәламәтлеккә яки милеккә килгән зыянны тулысынча каплау өчен ирекле рәвештә өстәмә иминиятләүне башкара алалар.
Шулай итеп, ОСАГО килешүен төзегәндә, мәҗбүри иминиятләү объектларына карамаган милек мәнфәгатьләрен бары тик ирекле нигездә генә иминиятләргә мөмкин.
Иминиятләү оешмасы тарафыннан ОСАГО килешүе төзүдән нигезсез баш тарту яки мәҗбүри иминиятләүнең конкрет төре турында федераль законда күрсәтелмәгән өстәмә хезмәтләрне тагу вазифаи затларга илле мең сум күләмендә административ штраф салуны күздә тота.
Михаил Пронин,
район прокуроры ярдәмчесе.
Нет комментариев