Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Нурлат кешесеннән шикле төргәк тапканнар

01 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. 02 2 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 21 гариза һәм хәбәр кергән. Чирмешәндәге бер хуҗалыктан фляга урлаган өчен Яңа Элмәле кешесе җавапка тартыла. Полиция хезмәткәрләре Нурлатта яшәүче ир-аттан ике кәгазь...

01 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган.

02 2 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 21 гариза һәм хәбәр кергән.
Чирмешәндәге бер хуҗалыктан фляга урлаган өчен Яңа Элмәле кешесе җавапка тартыла.
Полиция хезмәткәрләре Нурлатта яшәүче ир-аттан ике кәгазь төргәк карасу-яшел төстәге үсемлек һәм тарту өчен ике җайланма табып алганнар. Әлеге төргәкләрдәге үсемлекнең наркотиклы матдә булуы мөмкин дигән шик бар. Тикшерү бара.
Бер атнада кешегә кул күтәрүнең өч, корал тапшыруның бер, паспорт югалтуның бер очрагы теркәлгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 97, участок инспекторлары 22 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәмендә тәүлеккә 20 чакырту һәм 6-7 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Шимбә-якшәмбе көннәрендә көнкүрештә 7 кеше тән җәрәхәте алган. Фельдшер Инсаф Фәссахов әйтүенчә, чакыртуларның күпчелеге хроник авырулар янына булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 31 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Нурлат