Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче мөселман һәм православие диннәре вәкилләре өчен зур әһәмияткә ия булган карар кабул итте. Илбашы "Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы Указга кул куйды.
Соңгы елларда республикабызда Болгар музей-тыюлыгын һәм Свияжск шәһәр-утравын торгызу буенча зур эшләр...
Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче мөселман һәм православие диннәре вәкилләре өчен зур әһәмияткә ия булган карар кабул итте. Илбашы "Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы Указга кул куйды.
Соңгы елларда республикабызда Болгар музей-тыюлыгын һәм Свияжск шәһәр-утравын торгызу буенча зур эшләр башкарылды. Биредә хәзер үк инде илебез һәм хәтта чит илләрдән килүче туристлар өчен кызыклы дини-мәдәни мирас тупланган. Төзелеш эшләре әле дәвам итсә дә, болгар бабаларыбыз дәүләтенең башкаласы булган Шәһри Болгар 2014 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелде.
Һәм тагын бер шатлыклы хәбәр: узган атнада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе булдыру турында указын имзалады. Фәнни-белем бирүче әлеге мөселман үзәгенә 2016 елның 21 маенда - Идел Болгарстанында рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көнендә беренче нигез ташы салыначак. Шул ук карарда Казан изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу турында да сүз бара. Шунысы мөһим, Татарстан Республикасы җитәкчелегенең республикабыздагы төп конфессияләрнең үсеше өчен мөмкинлекләр тудыруга, диннәр тарихын торгызуга юнәлдерелгән гамәлләрен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да хуплый.
Чирмешән районында яшәүчеләрнең дә бу уңайдан фикерләрен белештек.
Хабир Ханов, Чирмешән мәчете имамы: - Бабаларыбыз ислам динен кабул иткән җирдә - Шәһри Болгарда шундый зур дәрәҗәдәге гыйлем йорты төзу - зур символик әһәмияткә ия дип саныйм. Ул Россиядә иң зур Ислам үзәге булыр дип уйлыйм. Дөресен әйткәндә, Татарстанда, шул исәптән Чирмешән районында да тирән белемле, киң эрудицияле, энергияле яшь белгечләр - мөгаллимнәр, муллалар һәм мөәзиннәргә ихтыяҗ бар. Шөкер, яңа мәчетләр дә сафка баса. Әлеге академия исә мәхәлләләрдә кадрлар мәсьәләсен тулаем хәл итәр иде.
Гакыйлә Нуретдинова, Чирмешән лицее укытучысы: - Элегрәк укучылар белән Биләр, Болгар тарихи истәлекләрен карап кайткан идек, быел Свияжск шәһәр-утравына да экскурсиягә бардык. Татар, рус балалары әлеге сәяхәттән дә кызыклы мәгълүматлар, зур тәэсирләр алып кайттылар. Әлеге истәлекле урыннар тарихи һәм дини яктан зур әһәмияткә ия. Республика җитәкчелеге инициативасын халык та бик тиз күтәреп алды. Төрле милләт һәм дин вәкилләре бергәләшеп Болгар һәм Свияжскины төзекләндерүгә өлеш кертәләр. Православие Соборын торгызу һәм ислам академиясен төзү турындагы хәбәрне дә кызыксынып укыдым. Халыкның рухи халәтен кайгыртуны шулай ук бик мөһим дип саныйм.
Николай Иванов, Ульяновка урта мәктәбе укытучысы: - Татарстанда дин тотучылар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. 60 ел татар-мөселманнар арасында яшәп, беркайчан да читләштерү сизмәдем. Киресенчә, авылда чиркәү төзегәндә татарлар бик ярдәм иттеләр. Булышучыларга акча тәкъдим итеп оятка да калдык. "Сез нәрсә, мәчет, чиркәү төзегәндә акча алмыйлар инде",- диделәр татар дуслар. Хәзер чиркәвебез гөрләп эшләп тора, балалар якшәмбе мәктәбенә йөреп Библияне өйрәнәләр. Өлкәннәр дә бик теләп киләләр.
Гүзәл Шакирова, Лашман авыл мәдәният йорты директоры: - Дини һәм тарихи биналарның, белем йортларының төзелүенә шатланырга гына кирәк. Бер традицион дин дә начарлыкка өйрәтми бит. Үткән атнада район җитәкчелеге һәм дин әһелләре Лашман авылы халкы белән очрашу үткәрделәр. Биредә төрле халык вәкилләре арасындагы татулык, ислам диненең тәрбияви әһәмияте турында сүз барды. Чара барышында күрсәтелгән фильмнар да бер изге гамәлнең меңе белән әйләнеп кайтуы турында иде. Мондый фильмнарны балаларга да күрсәтергә, яшь вакытта ук яхшыны яманнан аерырга өйрәтергә кирәк дип саныйм.
Нет комментариев